Цифрлы сигналлар килеп җитмәгән авылларда 7300 сум субсидия түлиләр

14 октябрь – цифрлы телевидениегә күчү көне. Ләкин Татарстанның 157 авылына цифра килеп җитмәячәк. Бу – аларның урнашу рельефына бәйле. Димәк, 12 меңнән артык хуҗалык федераль каналларны цифрда карый алмаячак дигән сүз. Сигналлар барып җитмәүче авылларда яшәүчеләр өчен телевидение карауның бердәнбер ысулы – кабельле телевидение кертү яки спутник тәлинкәсе куйдыру. Приставка һәм антенна якынча 2 меңгә төшсә, спутник тәлинкәсе куйдыру шактый чыгымлы. Шуны истә тотып, җан башына булган керемнәре Татарстанда яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр артмаган гражданнарга спутник тәлинкәсе куйдырган өчен 7300 сум күләмендә субсидия түләячәкләр. Мультиплекска кертелгән 20 федераль канал өчен бу хуҗалыкларга спутник телевидениесе операторларына акча түләргә кирәкми, 20 каналны алар бушлай карый алачаклар.

Реклама

Әлеге субсидияне алыр өчен, җан башына күпме керем булуын раслаган белешмә һәм спутник тәлинкәсе куйдырган чыгымнарны раслаган чек белән үзегез яшәгән җирлекнең социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Исегезгә төшерәбез: бу субсидия фәкать цифрлы телесигналлар барып җитмәүче авылларда яшәүчеләр өчен генә.

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...