Татарстан халкы республика киләчәгенә битараф түгел

 


 

Татарстанда бүген Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына депутатлыкта кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү уза. Бу максатлар өчен республикада 460 участок ачылды.«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

«Республикада тавыш бирүдә актив катнашалар. Аеруча, яшьләрнең күп булуы шатландыра. Кызыксындык: аларны беркем дә килеп тавыш бирергә мәҗбүр итмәгән», – дип белдерде бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге штабында узган матбугат очрашуында Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Артур Мустаев. Алар «Татарстан Республикасы юристлары берлеге» нең аппарат җитәкчесе урынбасары Валентин Паймухин белән бергә Яшел Үзән, Питрәч, Биектау районнарында алдан тавыш бирү барышы белән танышып кайтканнар. «Кабиналарга чират торалар. Гражданлык позициясен үтәр өчен участокка иртәнге җидедән үк килеп басучылар булган», – дип белдерде Валентин Паймухин. Биектаудагы сайлау участокларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус кабиналар куелган. Иҗтимагый палата әгъзалары әлеге тәҗрибәне сентябрьдә узачак барлык сайлау участокларында кулланырга киңәш итәчәкләрен әйттеләр.

Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәге җитәкчесе Артур Мустаев һәм  «Татарстан Республикасы юристлары берлеге» нең аппарат җитәкчесе урынбасары, Иҗтимагый палатаның гражданлык институтын үстерү, иҗтимагый шуралар белән хезмәттәшлек итү буенча комиссия рәисе  Валентин Паймухин 
 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...