"Ел табибы" бәйгесендә Татарстан Президенты бүләген Зәңгәркүл авылы табибы алды

Зөлфия Шакировага LADA Granta машинасы эләкте.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты бүләге – автомобиль тапшырылды.  “Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе” Зәңгәркүл фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Зөлфия Шакировага  LADA Granta машинасы ачкычларын Рөстәм Миңнеханов бирде. 

Тантаналы чарада күрсәтелгән видеороликта Зәңгәркүл бүлекчәсе фельдшеры Зөлфия Шакирова үзенең һөнәри әзерлекләре һәм нык торучанлыгы аркасында авыл халкына медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү өлкәсендә уңай үзгәрешләргә ирешә алган дип әйтелде.

Кадрлардагы белешмәдән аңлашылганча, Зөлфия Шакирова участогында сабыйлар һәм аналар үлеме, онкологик авырулар башлану очраклары юк, ә 2018 елда профилактик прививкалар белән колачлау 100 процент кеше тәшкил иткән.

 

  • "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
  • Быелгы конкурста биш номинация тәкъдим ителде: "Сәламәтлек саклау легендасы", "Беренчел буынның иң яхшы табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Уникаль очрак" һәм "Ел табибы".

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188072/

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 13 ноябрь 2019 - 09:52
    Без имени
    Бик кызганыч. Сэбэп икенчедер диеп уйлыйм мин. Безнен энилэр бала тапкан, депрессияга вакыты калмаган. Мин бишенче бала. Мунча ягып йорегэн жиремнэн чирлэдем дэ, сине йортка кереп, кендек эбисе чакыртырдым,син тугач, кич салкын а мунча да юынып чыктым дип сойли энкэй. Эле ана 91 туда, Алла бирса. Ир, 5 бала, мал туар, бакча, икмэк салу кондэ, су ерактан ташу...Аллага шокер итеп устердек сезне, эткэгез белэн ди. Депрессияга урын калмаган...
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 13 ноябрь 2019 - 09:52
    Без имени
    Укып чыктым. Беренче чиратта ихтибар иттем, нэрсэдер ул дигэнчэ килеп чыкмаса, башка кеше гаепле.
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 13 ноябрь 2019 - 09:52
    Без имени
    хәзер авылдагы ике йортның берсендә ул мирас өчен талаушу. акчага, малга табынган чорда яшибез.
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
  • 13 ноябрь 2019 - 09:52
    Без имени
    Мунира Сафина авторы
    Ай сылуы
  • 13 ноябрь 2019 - 09:52
    Без имени
    Үз бәясен белгән хатын-кыз үзен җәберләтергә ирек бирми!
    Ире кыйнаган хатынга кем ярдәм итәр? 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...