Праймериз вакытында күтәрелгән проблемалар партия программасына кертеләчәк

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин праймериз вакытында халык белән очрашуларда күтәрелгән проблемаларны партиянең киләчәктә хәл итәргә җыенуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга «Бердәм Россия» партиясенең матбугат үзәгендә узган очрашу вакытындаҗиткезде.

 

– Халык бу очрашуларда күп мәсьәләрне, күп проблемаларны күтәрде, – диде ул. – Әйтик, район проблемалары, шәһәр проблемалары белән бәйле чыгышлар күп булды. Аерым гаилә проблемаларын да күтәрделәр. Милли мәсьәләләр дә яңгырады. Без аларның барысын да ишеттек, язып алдык. 

Халык белән очрашуга, аларның моң-зарларын, теләкләрен, тәкъдимнәрентыңларга килгәнбез икән, җаваплы партия буларак, аларның күбесен үзебезнең программага кертергә тырышабыз. Һәм без үзебезнең программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән бергәләп – ә ул безнең партиянең Мәскәүдәге югары Советның бюро әгъзасы – төзибез. Аның белән күп мәсьәлдәфикерләребез уртак. Бу программаны хөкүмәткә җибәреп, аны үтәргә тырышырбыз. Заманасы ничек булыр... Күреп торасыз, бездән тормый торган мәсьәләләр аз түгел. Борчый торган мәсьәләләрнең саны кимеми. Украина өчен борчыласыздыр – без дә борчылабыз. Сириядә хәлләр начар. Америка Кушма Штатлары санкцияләрен дәвам итә. Башка борчулар да бар. Нефтькәбәяләр кими... Боларның бөтенесенең безнең республикага, аның бюджетына да авырлыгы төшә.Халыкка нәрсәнедер киметергә туры килә. Без инде ничек тә халыккадигәнен киметмәскә тырышабыз. Мәскәү белән эшлибез. Инвестицияләр кертергә тырышабыз.Күреп торасыз: Президентыбыз бер илдән кайта, икенчесенә китә. Казанда күп чаралар үткәрәбез. Халыкара спорт чаралары һәм башкалар... Сайлауларда шуңа да тагын җиңәргә дип җиң сызганып эшлибез. Халык та моны аңлый. Ул үзенең ышанычын күрсәтер дип өметләнәм. 

 

 

Исегезгә төшерәбез: 

Бүген Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...