Минтимер Шәймиев: Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк

Наталья Рыбакова

Фото: Михаил Захаров


ТР Дәүләт киңәшчесе фикеренчә, «Бердәм Россия» партиясенең булачак депутатлары кешене тәрбияләү турында уйланырга тиеш.


Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк. Шунлыктан ТР Дәүләт Советының яңа составы кешене тәрбияләү турында уйланырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы лицеенда оештырылган «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашканнан соң журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда сайлау алды кампаниясе актив башланды, анда катнашырга теләүчеләр аз түгел. Алга таба депутат булырга теләүчеләрнең кайберләре дискуссияләргә килүдән баш тартты. Әгәр син моннан куркасың икән, сайлаучылар, дәүләтнең мәнфәгатьләрен ничек якларга мөмкин?» - диде Минтимер Шәймиев.

Ул праймериз барышында күп кенә актуаль мәсьәләләр кузгатылуын билгеләп үтте. Кешеләрне күбесенчә икътисад, бизнесның торышы борчый. Бизнеска күбрәк ярдәм итәргә кирәк.

«Без көндәшлеккә сәләтле яшьләр үстерергә тиеш. Мин депутатлыкка кандидатларга аларның җәмгыятьнең яңа торышына һәм яңа буынга зуррак игътибар бирүен теләдем. Балалар көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш, республикада шуңа күрә дә күп телле белем бирү комплекслары ачыла», - диде Шәймиев.

«Барлык дәрәҗәдәге булачак депутатлар кешене тәрбияләү турында уйланырга тиеш. Моны реаль эшләр ярдәмендә, законнар кабул итеп эшләү зарур. Безгә көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк», - дип сүзен йомгаклады Минтимер Шәймиев.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел. Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186955/

 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 13 ноябрь 2019 - 10:14
    Без имени
    Бик кызганыч. Сэбэп икенчедер диеп уйлыйм мин. Безнен энилэр бала тапкан, депрессияга вакыты калмаган. Мин бишенче бала. Мунча ягып йорегэн жиремнэн чирлэдем дэ, сине йортка кереп, кендек эбисе чакыртырдым,син тугач, кич салкын а мунча да юынып чыктым дип сойли энкэй. Эле ана 91 туда, Алла бирса. Ир, 5 бала, мал туар, бакча, икмэк салу кондэ, су ерактан ташу...Аллага шокер итеп устердек сезне, эткэгез белэн ди. Депрессияга урын калмаган...
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 13 ноябрь 2019 - 10:14
    Без имени
    Укып чыктым. Беренче чиратта ихтибар иттем, нэрсэдер ул дигэнчэ килеп чыкмаса, башка кеше гаепле.
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 13 ноябрь 2019 - 10:14
    Без имени
    хәзер авылдагы ике йортның берсендә ул мирас өчен талаушу. акчага, малга табынган чорда яшибез.
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
  • 13 ноябрь 2019 - 10:14
    Без имени
    Мунира Сафина авторы
    Ай сылуы
  • 13 ноябрь 2019 - 10:14
    Без имени
    Үз бәясен белгән хатын-кыз үзен җәберләтергә ирек бирми!
    Ире кыйнаган хатынга кем ярдәм итәр? 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...