​Бүгенге тавыш бирүләрдә барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан


Бүген кичке сигездә 460 сайлау участогы эшен төгәлләп, 460 санау комиссиясе бюллетеньнәр санарга кереште. 1909 кеше – санау комиссиясендә эшләүчеләр өчен яңа этап башлана гына әле.
Алдан тавыш бирү республикада уңышлы үтте, дәгъва белдерүчеләр, кисәтүләр булмады. Участокларга 398 мең 193 сайлаучы килгән, бу барлык сайлаучыларның 13 проценты дигән сүз. Гомумән, республикада 2 млн 900 сайлаучы бар. Иң актив районнар дип Әтнә, Саба, Теләче районнарын атарга була. Аларда 19 проценттан күбрәк сайлаучы килгән. Шулай ук Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары да калышмаган, аларда 18 проценттан артыграк сайлаучы килеп, алдан тавыш бирүләрдә катнашкан. Оештыручылар халыкны җәлеп итүнең төрле чараларын да кулланганнар. Мәсәлән, Тәтештә бүген сайлау участокларында авыл бәйрәме уздырылган. Кайдадыр концерт, төрле акцияләр узган.
«Бүгенге тавыш бирү нәтиҗәләре 28 майдан да соңга калмый әзер булырга тиеш, – дип белдерде Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре, алдан тавыш бирүне оештыру комитеты председателе Лилия Маврина. – Шушы нәтиҗәләргә нигезләнеп, 2019 елгы сайлауларда Татарстан буенча «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка  кандидатлар исемлегенең рейтингы билгеләнәчәк».  

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...