Татарстанның халык артисты Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВАның тормыш кагыйдәләре

Реклама

БЕЗНЕҢ НӘСЕЛДӘ БАРЫСЫ ДА ҖЫРЧЫ. Әнкәйнең Ленинград блокадасын үткән бертуган сеңлесе Мәрьям апаның татар халык җырларын җырлаганын тыңлаган кеше аны оныта алмый иде.  

Мин – әткәйнең яраткан кызы. Биш кыз, бер малай идек без. Кулак балалары булып үстек. Зурәткәй староста булган, барлык мал-мөлкәтен Совет властена тапшырып, гаиләсен Себергә сөрүдән алып калган. ӘММА КУЛАК БАЛАСЫ ДИП, МИНЕ СӘХНӘГӘ МЕНГЕРМИЛӘР ИДЕ.  

Әткәй гомер буе җигүле атта йөрде. Тегендә-монда китә башласа: «БАЛАКАЕМ ХӘМДҮНӘ, БАР ӘЛЕ, КАПКАНЫ АЧЫП ЧЫГАР МИНЕ. СИН АЧСАҢ, ЮЛЫМ УҢА», – ДИ ТОРГАН ИДЕ. «Бар, чык, капканы ач!» – дип кенә кычкырса, мин чыкмаган булыр идем. Әткәй белән әнкәй безне менә шулай тәрбияләде.  

«Кайда күрсәң, шунда калсын», – диләр иде. БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГАЙБӘТ СӨЙЛӘҮ ИҢ ТЫЕЛГАН ГАМӘЛ БУЛДЫ. Бала-чага алдында сүз сөйләүнең ярамаган эш икәнен бик яхшы аңлаган әткәй белән әнкәй. Бала кешесенең авызында сүз тормый бит аның.  

СҮЗНЕ СӨЙЛӘГӘНЧЕ УЙЛАРГА ӨЙРӘНГӘНБЕЗ. Кулак баласының авызыннан чыккан сүз бит ул!  

ТУРЫ СҮЗЛЕЛЕГЕМ – ӘНКӘЙДӘН. Әнкәй үзен-үзе якларга өйрәнгән хатын булган. Әткәйне сугышка хәтле дә, сугыштан соң да төрмәдә тилмертәләр. Икесендә дә нахакка. Сталин портретының күзен чокыды, дип әләклиләр. Беренчесендә әткәйне гаепләгән прокурорның үзенең кырын эшләре билгеле булып, котылып кала. Икенчесендә күрше Варҗитамак дигән авылда бер гаилә ачтан шешенеп үлгәндә, чәчүлек орлыктан өлеш чыгарган өчен кулга алалар. Әнә шундый шартларда әнкәй, әгәр аңа кагылсалар, икенче кагылмаслык итеп җавап бирә торган булган.  

Ничә еллар эшләү дәверендә гел үземне якларга туры килде. ҖЫРЛАУГА КАРАГАНДА, ЯКЛАР ӨЧЕН КҮБРӘК КӨЧ САРЫФ ИТТЕМ ХӘТТА.  

ҖЫРЛАНМАГАН ҖЫРЛАРЫМ КҮП. Ходай гомер бирсә, җырлармын әле!  

«Җомга көе» – минем җыр ул. Минем әти Сәетгали җырлаган халык җыры. Мин аны эшкәртеп, сәхнәгә күтәрдем. Утыздан артык халык җыры гына чыгардым. Хәзер минем шул җырыма кызыккан җырчылар бар. Ул җырны алганчы, минем җанымны алсыннар! МИН ҮЗЕМ – БРЕНД! 

Урамнан килеп кереп сәхнәгә менсә дә, консерватория бетереп менсә дә, ҖЫРЧЫНЫҢ ҮЗ РЕПЕРТУАРЫ БУЛЫРГА ТИЕШ.  

РЕПЕРТУАРНЫ ЭЗЛӘНЕП, ЭШЛӘП ТӨЗЕРГӘ, ИПИНЕ ТИР ТҮГЕП АШАРГА КИРӘК. Халык җыры дигән булып, тоталар да кеше репертуарыннан җыр алып җырлыйлар. Халык җырын да кемдер эзләп табып, эшкәртеп чыгара. «Галигә барам әле» бик гади генә җыр иде ул мин эшкәрткәнче.  

ҮЗЕМ ЭШКӘРТКӘН ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫН ҮЗЕМ ҖЫРЛЫЙ АЛМЫЙЧА ИНТЕККӘН ЧАКЛАРЫМ КҮП БУЛДЫ. Гомерем буе кара шәл шикелле артымнан сөйрәлеп килде ул минем. 

ГОМЕРЕМДӘ ДӘ ЧИЛЕ-ПЕШЛЕ ҖЫР ҖЫРЛАМАДЫМ. Һәрбер җырым мәгънәле минем, тормышчан. Һәрбер кешенең күңеленә ята торган сүзләр, көйләр. Шуңа халык күңеленә кергәнмендер дә инде.  

ИСЕМЕМ ГЕЛ ҮЗЕМНӘН АЛДА ЙӨРДЕ. «Сәетгалинең Хәмдүнә исемле бик яхшы җырчы кызы бар икән» дигән сүз авылдан ук ияреп килде.  

ТОРМЫШНЫ БИК ЯРАТАМ. Яшәргә яратам. Шуңа яшь булып калам да инде.  

ТАБИГАТЬНЕ БИК ЯРАТАМ. Урманнарга чыгып китсәм, кайталмыйча интегәм. Бәләкәйдән үк урман тирәсендә үскәч, шәһәр ыгы-зыгысы миңа ятрак. Шәһәр урамнарында ял итеп йөргән кешеләргә: «Болар нишләп йөри икән?» – дип шаккатып карап торам. Мин урманда шулай йөрим.  

Безнең авыл кешеләре барысы да шулайдыр дип уйлыйм, чөнки безне урман яшәтте, урман ашатты. Гомумән, БЕЗНЕҢ ХАЛЫК УРМАН БЕЛӘН ЯШИ. «Карурман» бер дә юктан гына халык күңелендә үз урынын алмагандыр.  

Мин гомер буе Казанда яшим булып саналдым. Ләкин МИН ИЛДӘ ЯШӘДЕМ – ГАСТРОЛЬЛӘРДӘ.  

Ни өчен Казанмы? Өйдә Тукай китабы, әти алып кайткан 78 «оборотлы» патефонда Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров булганга. АБЫЙ Кукмараның урман хуҗалыгы техникумыннан ҖИБӘРГӘН ОТКРЫТКАДА СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ СУРӘТЕ БУЛГАНГА.  

Һай, ул патефон! БЕЗ БИТ ҮЗЕБЕЗ ДӘ БЕЛМИЧӘ БАХНЫҢ «ТОККАТА И ФУГА РЕ МИНОР»ЫН, ШТРАУСНЫҢ «ВЕНСКИЙ ВАЛЬС»ЛАРЫН ТЫҢЛАП ҮСКӘНБЕЗ!  

1976 елның апрелендә дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән Ильяс абый Якупов кодалавы буенча Казанга килеп төштем дә филармониягә киттем. Тыңлап карадылар. Шунда иң читтәге урындыкта, гап-гади итеп киенгән Илһам абый Шакиров та булган. Мин дулкынланудан аны күрмәгәнмен дә. Без бит инде Илһам абый кебек җырчылар о-хо-хо нинди булырга тиеш дип уйлыйбыз. “САМОРОДОК БУ, МОНЫ ДА АЛМАСАК, КЕМНЕ ГЕНӘ АЛЫРБЫЗ СОҢ?” ДИГӘН ИЛҺАМ АБЫЙ УЛ ВАКЫТТА.  

Мин Стәрлетамак культура-агарту училищесында укыган чакта Илһам абый концерт белән килгән иде. «Ашказар» кунакханәсенә тукталган. Көндез кунакханә каршындагы эскәмиядә бик озак газеталар актарып утырды ул концерт алдыннан. МИН УЛ КӨННЕ УКЫРГА БАРМЫЙЧА, ИЛҺАМ АБЫЙ КЕРЕП КИТКӘНЧЕ АНЫ ӘЙЛӘНЕП ЙӨРГӘН ИДЕМ. Янына гына барырга кыймадым.  

Миңа охшарга тырышучылар бар. МИНЕ КАБАТЛАУ ӨЧЕН ЯҢАДАН ТУАРГА КИРӘК ШУЛ. Кеше тормышта ничек, сәхнәдә дә шулай булырга тиеш. Мин беркайчан да кыланмадым.  

Артист турында гайбәтне халык чыгармый. ҖЫРЧЫ ТУРЫНДА НАЧАР ХӘБӘРНЕ АРТИСТЛАР ТАРАТА. Халык арасында гайбәт шулай тарала. Мин дә әнкәй кебек: үзем турында теләсә нәрсә сөйләргә урын калдырмыйм.  

Минем турында да шулай сүз таратып караганнар иде. Бер-ике артистны стенага терәп «тешләргә» туры килде. Нечкә урыннарыннан тешләдем: ҺӘРКЕМНЕҢ КЕШЕГӘ БЕЛГЕРТМИ ТОРГАН СЕРЕ БУЛА.  

КАРТЛЫКТАН КУРЫКМЫЙМ. Җиңел-җилпе уйлаган кеше өчен картлык куркыныч нәрсәдер ул. Бу бит табигать законы: әле берәүнең дә җир йөзендә калганы юк. Шуңа да күңелең белән, җаның белән үлемгә әзер булырга кирәк.  

Теге дөньяда оҗмах та бар, диләр бит әле. Мин аңа да ышанам. Һәрхәлдә, ниндидер көч безнең белән идарә итә. Без аны үзебез белмибез генә. Мин иртә белән кояшка карап теләкләр телим. Кояшка карап, «Ходаем-Аллакаем», дип табынам. ИХЛАС  СОРАГАЧ, ТЕЛӘКЛӘР КАБУЛ БУЛА.  

КАЗАНГА КИТӘР АЛДЫННАН КҮРГӘН ТӨШЕМДӘ МИНЕМ КИЛӘЧӘГЕМ ЮРАЛГАН ИДЕ. Имеш, биек баскыч буйлап югарыга мендем. Пыяладан гына торган бер бүлмәгә килеп кердем. Тәрәзәне ачып җибәрдем. Анда пальма үсеп утыра һәм иксез-чиксез, зәп-зәңгәр киң дәрья иде... Ул вакытта чын пальмаларны да күргән кеше түгел идем әле. 

КАЗАНДА ЯШӘСӘМ ДӘ, МИН БАРЫБЕР АВЫЛ КЕШЕСЕ БУЛЫП КАЛДЫМ. Шуңа бакча алдым бит инде. Ләкин читкә китсәм, Казанны сагынып кайтам. Авылны искә төшкәндә сагынам. Казанда мин үземне үзебезнең авылдагы кебек хис итәм.  

Мин бакчада ял итәм. Су буенда кызынып ятуны ялга санамыйм. Бакчада киенеп-ясанып йөрисе юк. Иң яратмаганым – бизәнү, киенү. Ләкин сәхнәгә бизәнмичә-ясанмыйча чыгарга ярамый. МАТУР КИЕНЕП ЧЫГУ – ТАМАШАЧЫҢА ИХТИРАМ БИЛГЕСЕ УЛ.    

МИН ЭШСЕЗ ТОРА АЛМЫЙМ. Минем кебек кешене эштән аерсаң, көне-сәгате белән үләчәк.  

МАТУРЛЫКНЫ ЯРАТАМ. Матур кешеләр, матур әйберләр яратам. Матур хатын-кызларга сокланып карыйм, чөнки мин чибәрләрдән саналмадым. Матур күлмәк кияргә яратам.  

ТЕЛЕВИЗОРДАН ФИГУРАЛЫ ШУУ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНЫП БАРАМ. Аңа хәтле хоккейны яратып карый идем. Берара мотоцикл ярышлары белән кызыксындым. Дустым Нәзифә Кадыйрованың ире Габдрахман Кадыйров 6 тапкыр – дөнья, 12 тапкыр Европа чемпионы булган чаклар иде.  

Яшь чагында очучы булам дип хыялландым. Балериналарны күргәч, балерина буласым килде. Авылда үскән кешегә нинди балет та, нинди тимераяк инде? Әнә, бакчада чүп утау буенча спорт мастеры без! Печән чабу, утын әзерләү. Күрше авылга йөреп укыйбыз: көн саен алты чакрым теге якка кросс бирәбез, алты чакрым – бу якка. Авылдан чыккан җырчыларның сулышлары шуңа киң ул, беләсегез килсә! ЧЫН ҖЫРЧЫНЫ АВЫЛ ҮСТЕРӘ.  

Мәхәббәт турында сөйләшергә бик яратмыйм. Үземнең мәхәббәтне бәхетсез дип әйтә алмыйм, чөнки гомерем буена бер генә кешене яратып яшәдем. Бөтен барлыгым белән гашыйк булып яраттым мин аны. Ул да яратты.  ГОМЕРЛЕК МӘХӘББӘТ БӘХЕТСЕЗ БУЛА АЛМЫЙ. ЛӘКИН БЕЗ БЕРГӘ БУЛА АЛМАДЫК.  Хәзер гүр иясе инде ул.  

Бергә булыр өчен миңа җырны ташларга кирәк булачак иде. Дөресрәге, гастрольләргә йөрүемне. Гастрольләргә йөрмәгән җырчы җырчымыни инде ул? Шул вакытта мин җырны сайладым, чөнки ҖЫР – УЛ МИНЕМ КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ. Җырны ташлап, бәхетсез булмадым. Шул ук вакытта аны яратуым белән бәхетле дә булып яшәдем.  

Безнең халыкның гадәтенә сеңгән: хатын-кыз ничек булса да ирле булып яшәргә тиеш, диләр. Кагылса да, сугылса да түзә. Ләкин бит ИР ЯГЫННАН ДА, ХАТЫН ЯГЫННАН ДА ИХТИРАМ БУЛЫРГА ТИЕШ.  

ХАТЫН-КЫЗНЫ МАЛ УРЫНЫНА ТОТКАН ИРЛӘР БАР. АНДЫЙЛАРДАН КАЧАРГА КИРӘК. Бигрәк тә җенси яктан йомшак яки ориентацияләре дөрес булмаган ирләр хатыннарын газап чиктереп яшәүчән була. Хатыны үзенә караганда «грамотныйрак», рухи яктан югарырак икән, ире аны җәберләп яши.   

ЧЫН ИР КЕШЕ БЕРКАЙЧАН ДА ХАТЫНЫН КИМСЕТМИ, УЛ ХАТЫНЫН СӨЕП ЯШИ. Баламның анасы бит дип яши. Чын ир кеше ничек итсә итә, ул тормышның авыр башыннан күтәреп бара.   

ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ДА ТӨРЛЕСЕ БАР. Азрак яхшы тормыш күрсә, аза башлый ул. Каян чыкканын оныта.  

Менә мин ялгызмын. ЯЛГЫЗЛЫГЫМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕМЕН ДӘ. Минем кебекләр дә бар, андыйлар да бәхетле була ала.  

Кайвакыт мин дә баласыз калдым дип уфтанам. Кайвакыт ярый әле балам булмаган, дим. Бер бөртек бала үстереп, аның йә бандит, йә наркоман, йә кеше үтерүче булып китүен күргән ата-аналар да бар. Мин бит артист кеше, һәрвакыт юлда. Шуңа да МИНЕМ БАЛАМ ҮЗЕМНӘН ЧИТТӘ ҮСЕП, КЕМ БУЛЫР ИДЕ БИТ?  

АНЫҢ КАРАВЫ, ГАСТРОЛЬЛӘРГӘ ЧЫККАЧ, БӨТЕН КЕШЕ БЕЛӘН ТУГАНЛАШЫП ЙӨРЕП КАЙТАМ МИН.  

Иң начар гадәтем: АЧУНЫ ОЗАК САКЛЫЙ АЛМЫЙМ. Шуннан файдаланалар. Юләр дип тә уйлыйлардыр инде.  

Акча надан, саран кешеләрне боза. Наданнарны акчага сатып алып була. Ә чын кешеләр ул кәгазьгә генә сатылмый. МИНЕ БЕРНИНДИ АКЧАГА ДА САТЫП АЛЫП БУЛМЫЙ. Мин гөнаһтан куркам.  

ГОМЕР-ГОМЕРГӘ ИР КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ДУС БУЛЫП ЯШӘДЕМ. Ә хатын-кызларның бик сирәге генә сиңа тугры булып кала.  

Исем-дәрәҗәләргә беркайчан да исем китмәде. ҖЫРЧЫНЫ ИҢ БЕРЕНЧЕ ХАЛЫК ЗУРЛАСЫН. Әллә ничә катлы исемнәрең булып, халык сине белмәсә, танымаса, ул кәгазьләрдән, мари әйткәндәй, ни «пайда»?  

Халык мине беркайчан да чит итмәде. Мин бит кыңгыраулы булдым. Минем турыда ниләр генә сөйләп бетермәделәр. Халык шуңа ышанмады. Шуңа татар халкы алдында башымны иеп, рәхмәт әйтәм. АРТИСТ БӘХЕТЕ – ХАЛЫК ЫШАНЫЧЫ.  

Татар халкы – бик эшчән халык ул. Татар халкы – батыр халык. Безнең халыкны чоры-чоры белән кырып торганнар. Әмма халык үзен-үзе саклап калган. ТӨПТӘН ЮАН ЧЫККАН ХАЛЫК БУЛГАНГА ИСӘН КАЛГАН УЛ. Бу батырлык түгелмени?  

 

Ландыш Әбүдәрова әзерләде 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 22 октябрь 2019 - 07:47
    Айгизә
    Сүзләрегез белән килешми мөмкин түгел, Гөлнур. Хәзерге яшьләрне бер нәрсә белән гаҗәпләндермәссең сыман.. Чөнки алар яңа заман балалары... бар әйбер дә булган, шөкер илдә, вакытта туган сабыйлар. Бер әйбергә дә мохтаҗ түгелләр. Хәзерге яшьләр, бигрәк тә яшүсмерләр бәйсезләр, кыланырга яраталар.. Минечмчә, мондый балаларны үзләрен шул вакыйга куеп, укытучы, әти-әниләре иншалар яздыртсыннар иде.. Менә шуннан без аларның фикерләрен, карашларын белер идек..
    «Сестренка» фильмы: бөтен кеше каравын телим 
  • 22 октябрь 2019 - 07:47
    Айгизә
    Аллам сакласын! Диана070, сүзләрегез белән килешми мөмкин түгел. Дөресе шул, алар безнең арабыз да яшиләр! Кыз белән егет бергә йөргән вакытта - алар йомшак куяннар, ә менә өйләнгәннән соң тормыш кемнең кем икәнен күрсәтә башлый... Минемчә, әгәр ир кеше бер тапкыр кул күтәрде икән, бу уйланырга вакыт дигән сүз...
    Кыйный, димәк, ярата?! 
  • 22 октябрь 2019 - 07:47
    Айгизә
    Катнаш никахлар - авыр мәсьәлә.. Әмма бит без дә булачак иребез, хатыныбыз тормышта нинди булачагын белмибез.. Бер-берсен яраткан кешеләр, бер-берсен хөрмәт иткән кешеләр нинди дә булса компромисс табачак...
     Балаларны катнаш никахтан ничек араларга? 
  • 22 октябрь 2019 - 07:47
    Диана070
    Сезнен сүзләрегез буенча бик тетрәндергеч фильм булып күз алдыма басты. Бүгенге яшьләр өчен бик тә кирәкле! Кызганычка карша, хәзерге яшьләр икенче төрле шул... Аларга шул телефон булса, җитә. Кешелеклекнең нәрсә икәнен белмиләр...
    «Сестренка» фильмы: бөтен кеше каравын телим 
  • 22 октябрь 2019 - 07:47
    Диана070
    эйе, сүзләрегез белән килешәм. Минем дә шундый вакытлар булгалый..фотоальбомны ачып җибәрәм дә,балачагыма чумам..кайтарасы килә шул вакытларны.
    Фотолар дәвалый? 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...