​Яратсаң, гафу итәсең...

Реклама

«Көн дә подъезд төбенә килеп баса. Мин чыкканны көтә», – ди гаиләсен ташлап чыгып киткән ире турында хатын. 

Аларның тормышына сокланып туя алмый идем. Яратышып өйләнештеләр, яратышып, матур гына яши иделәр әле. Бер-бер артлы туган ике малайга да тату гаиләдә игътибар, наз җитәрлек иде.  

Малайлар, балалар бакчасы яшеннән чыгып, икесе дә мәктәпкә киттеләр. Ир үз эшен ачып җибәрде. Хатын, югары белемле булса да, карьера турында кайгыртмады. Ул иң элек ире, балалары турында уйлады. «Хатын-кыз ул ир көйләп, бала карап өйдә утырырга тиеш», – ди торган иде әнисе. Миләүшә шулай эшләде дә. Иптәш кызларының: «Нигә алай булгач, биш ел укып, вакытыңны әрәм иттең», – диюләренә дә әллә ни исе китмәде. Илназы исә хатынының «өй кешесе» булуына куанды гына. «Акчаны үзем табармын, балаларны кара», – ди торган иде ул һаман бер сүзне кабатлап. 

Миләүшә белән Илназның бергәләшеп гаилә корып җибәрүләренә ун ел тулган көн иде. Хатын ул көнне кая басканын белми пешеренде дә пешеренде. Табын әзерләп бетергәч, сәгатенә карый-карый: «Озак тормам, тиз кайтырмын», дип киткән ирен көтте. Түземсезләнеп әтиләрен көткән малайлар да берәм-берәм йокы бүлмәсенә шылды. Төн уртасы җитте, ир һаман күренмәде. Аның соңга калу гадәте юк иде. Миләүшә курка калды. Бер-бер хәл булды микән әллә? Минут эчендә башыннан куркыныч уйлар йөгереп үтте. Ходаем, әллә юл һәлакәтенә очрадымы? Кеше төсле йөри белми, оча гына бит ул машинасына утырса. 

Илназ кайтмады. Тәрәзә янында таң аттырган Миләүшә, улларын тиз генә мәктәпкә озатты да ашыга-кабалана киенә башлады. Башта эшенә барам, аннары полициягә хәбәр итәм дип уйлады ул. Нидер булган, югыйсә ул һичьюгы шалтыраткан булыр иде. Иренең офисына аяк басканда, сигез тулып килә иде. Эштә кеше күренми. Ә менә иренең кабинеты ачык иде. «Бикләргә оныткан», дип, Миләүшә әкрен генә ишекне ачты... ачты һәм имәнеп китте. Ире – аның сөеклесе, бердәнбере чит хатынны кочагына алган да шашынып-шашынып үбә. Ул хәтта Миләүшә кергәнне күрми дә. 

Ишек яңагына сөялгән хатын, кулындагы сумкасын идәнгә төшереп җибәргәч кенә, ир сискәнеп китте. Миләүшәсен күреп алды. Янына килеп басты. Кулларыннан алды да: «Аңлатып торасы булмады. Үзең күрдең», – дип йөзен читкә борды. Миләүшә урамга ничек чыгып йөгергәнен дә, өйгә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Урын өстенә ауды, малайлар кайтканын да, ни сораганнарын да ишетмәде. Күз алдында гел ире белән бер мизгелдә тормышының астын өскә китергән шул хатын торды. Ничек яшәр ул ансыз?! Ярата ич ул аны. Илназыннан башка тора алмый. Хыянәтен дә кичерә алмый. «Әтием» генә дип торган малайлар нишләр? Ул тыела алмый елады да елады... 

Соңлап кына кайткан Илназны каршылаучы булмады. Берәү дә кочагына ташланмады. «Яратам, сагындым», дип кочып алмады. Балалар йоклый, хатын йокы бүлмәсендә түшәмгә текәлгән килеш сүзсез генә ята бирде. Илназ: «Гаепле икәнлегемне аңлыйм. Акчага мохтаҗлык күрмәссез, ярдәм итеп торырмын. Малайларны онытмам. Кичер мине. Аннан башка яши алмыйм», – дия-дия әйберләрен аннан-моннан җыйды да, хатын ягына әйләнеп тә карамыйча чыгып китте. Китте, бөтенләйгә китте. Хәзер инде Миләүшә үз тормышын үзе көтәргә тиешле ялгыз хатын. Илназ – аның терәге, тормышы, сулышы иде. 

Малайлар әкренләп әтиләренең ял көннәрендә генә күренеп алуына күнекте. Әниләрен: «Әти кайда?» – дип сорап йөдәтмәделәр. Аны гына аңлый иде инде алар. Миләүшә, йөрәгендәге сүнмәс сагышын күңел төбенә яшереп, зур авырлык белән яшәвен дәвам итте. Илназын кайтыр, йөрер-йөрер дә кайтыр дип көтте. Дуслары аны: « Кеше арасында булырсың, бераз онытылып торырсың», – дип эшкә урнаштырды. Тормыш сүлпән генә ага торды. Миләүшә өчен яшәүнең бер кызыгы да калмады. Ул яшәде дә, яшәмәде дә... 

...Мин аны шундый көннәрнең берсендә урамда очраттым. Хәле белән кызыксынмадым, болай да күренеп тора: әйбәт түгел. «Малайларың ничек?» – дигән булдым. «Кайтачак әле ул, – диде Миләүшә, минем уйларымны укыгандай, – кайтачак». «Кертерсеңме, кире кабул итәрсеңме?» «Юк, кичерә алмыйм. Яратам, әмма хыянәтне кичерә алмыйм». Аңа: «Яраткач, кичерергә дә була» ише сүзләр әйтәсе килә. Тик күзләрендәге яшьне күреп, туктап калам. Мондый хәлдә беркемгә дә киңәш биреп булмый шул. Йөрәк ни ди бит, ул ни әйтә. 

Бу сөйләшүгә шактый вакыт үтеп китте. Шулай бервакыт тукталышта автобус көтеп торам. Халыкның күплеге белән яныма килеп туктаган машинаны да күрми калганмын. Берәү миңа сигнал биреп маташа. Карасам, Илназ... кул болгый. Кереп утырдым да исәнме-саумы да димичә, сораштыра башладым.  

– Ничек соң яшь хатын белән торулары? – дим. 

– Әйбәт түгел, – диде ул турысын ярып салып. – Үкенәм бик, йөремсәк булып чыкты ул. Минем Миләүшәм чит ирләргә күтәрелеп тә карамый иде. 

– Аның каравы, син карадың, – дим, ачуым чыга башлап. 

– Берничә мәртәбә подъезд төбендә дә торып карадым. Мин килгәнне күрә, ишекне ачмый. Их-х, үткәннәрне кире кайтарып булса, гомер эшләмәс идем мондый хатаны. 

Бүлдермичә генә аны тыңлыйм. Аңа эчендәгесен кемгәдер сөйләргә, бушанырга кирәк. Сөйләсен, әйдә, бушансын. Уйлансын. Узгынчы хискә бирелеп, гомер иткән, яраткан хатыныңны, газиз балаларыңны ташлап кит әле. Әтиләре киткәч, малайларның ничек елавын әниләре берүзе генә белә. Гадәттә, аерылышкач, күпләр, ни өчен болай булды соң әле, ник гаиләбез җимерелде, дигән уйлар белән газаплана. Ә биредә сәбәбе дә юк шикелле. Барысы да әйбәт иде.  

Бәлкем... тагын барысы да әйбәтләнер. Күргән дә, ишеткән дә бар: ир белән хатын аерыла да берсе – бер якка, икенчесе икенче якка китеп югала. Аннары берзаман кабат очрашалар да элеккеге мөнәсәбәтләр өр-яңадан әйләнеп кайта! Билгеле, әлеге дә баягы бер-береңә карата хисләр сакланган очракта. Мин дә Илназ белән Миләүшәнең алдагысына – уртак бәхетенә ышанам. Ышанасы килә... Яраткач, гафу итәсең бит ул! 

Теги: хыянәт
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 26 август 2019 - 22:00
    Без имени
    Хыянэт беркпйчанда онытылмый
  • 26 август 2019 - 17:06
    Без имени
    Кавышуын кавышсан, да хыянэт бервакытта да онытыла торган булмый шул....ышаныч юкка чыга
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...