Авылдан сәлам!

Фото: Илдар Закиров

Тагын кайттык авылга! Монда хәлләр!.. Тирә-як күршеләр ярыша-ярыша бәрәңге утырта. Ал, яшел, зәңгәр, сары футболкалары гына шәйләнә: пыр тузып көрәк белән җир казыйлар. Икенче бакчаларда тракторлар тырылдап җир сөрә...



Челлә! Кибетләргә ящиклап кайткан Чаллы квасларын да алып бетергәннәр. Ярый әле үзебезнең кое суы тешләрне сындырырлык салкын!

Суган да төртеп чыкмакчы идек... Сөенчек бер кайда юк икән! Килосы 400 сум булган! Ит бәясен дә узып киткән! Анысы да юк ди әле...

Ярар соң, авылның матур урыннарын карап кайтыйк әле. Баян күленә аккошлар кайткан диләр. Шунда чыгып чаптык. Ә анда - көймәләр, балыкчылар... Аккошлар Сөн аръягындагы ук Төпсез күлгә күчкән, ахыры ... Баш очыннан кыр үрдәкләре генә очып узды.

  

Кич шомырт исенә исереп, сандугачлар җырын, кәккүк тавышларын, бакалар кычкырганын тыңлап йоклап китсәк, 5 тулганчы ук котычкыч үкереп, җир тетрәтеп йөгергән үгезләр, чыбырткы шартлатулар  тавышына уяндык: көтү китеп бара икән. 7 ләрдә инде Ришат Төхфәтуллинның "Яратам, яратам мин сине!.." дигән җыры күңелләрне иркәләде. Скутерда чибәр егет күрше кызына серенада яңгыратты, ахыры, шулай. Кызның тәрәзәсенә үк якын килергә җөрьәт итмәгәндер инде ( әти-әнисе күрүе бар!),  Безнең капка төбендә тукталган...

Термометр иртүк +40 градус күрсәтә!.. Эссе! Кызу эш көне башлана...

Уйлап торабыз әле: 
Актанышка барыргамы, Бакалыгамы, Яркәйгәме? Кайсына барсаң да, бер чама: 30 чакырым. Безнең авыл юллар чатында...

   
  
       

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2019 - 15:16
    Без имени
    Кызлар, язма исеме итеп шакшы жирен алып куймагыз инде, еш кабатлана башлады бу сезнең, сез бит əдəп-əхлакны сакларга тиешле хатын- кыз журналы
    Улымны атсыннар!
  • 22 сентябрь 2019 - 15:16
    Без имени
    Дэвамын кайчан укырга була ? Авторы кем ? Искитмэле тетрэндергеч повесть . Дэвамын котэм
    Ай сылуы 
  • 22 сентябрь 2019 - 15:16
    Без имени
    Тавышларын бигрэк матур инде. Ушларым китеп тынлыйм жырларынны. Бэхетле бул. Жинел жилпе жырларга гына тошмэ.
    Җырчы Алия Исрафилова гаилә, сәхнә һәм... Ленин турында
  • 22 сентябрь 2019 - 15:16
    Без имени
    Дэвамын бик укыйсы килэ бит
    Ай сылуы 
  • 22 сентябрь 2019 - 15:16
    Без имени
    Азагын белэсе килэ китапны каян алып була
    Ай сылуы 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...