​Акчаны ничек җыя башларга?

Реклама


 

1. Чыгымнарыгызны язып барыгыз. 

Акчагызны экономияләү өчен беренче адым – нәрсәгә һәм күпме акча бетергәнегезне ачыклагыз.  Барлык чыгымнарыгызны да барлап торыгыз – нәрсәгә күпме киткәнен һәм башкасын. Барлыкка килгән сумманы категорияләргә бүлгәләгез – коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләргә, азык-төлеккә, кредитка, күңел ачу чараларына, кием-салымга, машина чыгымнарына, әбәтләр өчен. Чыгымнарны автоматик рәвештә бүлгәләү өчен хәзер уңайлы программа кушымталары барлыкка килде, шулар ярдәмендә дә файдаланырга мөмкин. 

 

2. Чыгымнарыгыз белән керемнәрегезне системалаштырыгыз. 

Акчагызның кая киткәнен ачыклаганнан соң, чыгымнарыгызны системалаштырырга була. Акчагызны керемнәргә карап, чыгымнарыгызны шуңа чамалап тотыгыз. Керем-чыгымнарыгызны дөрес баланслаштырыгыз. Фатирга, азык-төлеккә, төрле күңел ачу чараларына күпме акча киткәнен һәрвакыт язып барыгыз. Кредит, автомобиль кирәк-ярагына кебек мәҗбүри түләүләрне дә өстәргә онытмагыз. 

3. Акча экономияләүне планлаштырыгыз. 

Акчагызны бүлеп бетергәннән соң, керемегезнең 10% ын җыелып барырга калдырыгыз. Әгәр дә инде җыярлык акчагыз калмый икән, көндәлек чыгымнарыгызны кысыбрак тотарга тырышыгыз. Мәсәлән, суны кибеттән сатып алганчы, яки заказ биреп китерткәнче, яшәгән җирегездән ерак булмаган автоматлардан сатып алырга тырышыгыз. Ит ризыкларын атнага бер тапкыр базардан сатып алырга гадәтләнегез, ә ярмаларны – ике атнага бер. Артык-портык әйберләр алмас өчен, азык-төлек аласы язмаларны алдан язып, әзерләнәсе ризык менюларын бер атнага җитәрлек итеп төзегез. Шулай ук бизәнү, косметика, кием-салымнарны да уйлап – кирәкме бу әйбер сезгә, дип, ашыкмыйча, уйлап алырга өйрәнегез. 

4. Үзегезгә максат куегыз. 

Экономияләүнең иң әйбәт ысулы – максат кую. Башта уйлагыз – сәяхәткә барасызмы, әллә яңа техника сатып аласызмы, әллә инде башта ремонт ясыйсызмы... Аннан, исәп-хисап корып, күпме акча кирәк буласын, аны җыяр өчен күпме вакыт кирәк булачагын ачыклагыз. 

5.  Иң беренче итеп нәрсәгә өстенлек бирәсе. 

Керемнәрегезне системалаштырып, куелган максатларның хәзер инде кайсысы озакка сузылган, кайсысы кыска вакытлы максат икәнен хәл итегез. Кыска вакытлы максатлар өчен банкта исәп-хисап ачу мөмкин. Озакка сузылган максатлар өчен пенсия исәп-хисапларын да кулланып була. 

6. Исәп-хисапның үсешен карап барыгыз. 

Исәп-хисабыгызның артуын ай саен тикшереп торыгыз. Бу сезгә планнарыгызның максатын күз уңында тотарга ярдәм итәр. Банктагы исәп-хисапның артуы алга таба акчагызны экономияләү өчен төпле нигезләмә буларак этәргеч булыр. 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 14 ноябрь 2019 - 22:59
    Без имени
    ул вакытта кеше тамак турында уйлап яшәгән, хәзер бар нәрсә дә бар, балага нәрсә ашатыйм, нәргә кигерим дип борчылмыйлар, эчке проблемалар килеп чыгарга менә дигән шарт.
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 14 ноябрь 2019 - 22:59
    Без имени
    Лилия эчен бик шат лекин мондый язмыш бик тэ сирек буладыр
    Кояшым 
  • 14 ноябрь 2019 - 22:59
    Без имени
    Бик кызганыч. Сэбэп икенчедер диеп уйлыйм мин. Безнен энилэр бала тапкан, депрессияга вакыты калмаган. Мин бишенче бала. Мунча ягып йорегэн жиремнэн чирлэдем дэ, сине йортка кереп, кендек эбисе чакыртырдым,син тугач, кич салкын а мунча да юынып чыктым дип сойли энкэй. Эле ана 91 туда, Алла бирса. Ир, 5 бала, мал туар, бакча, икмэк салу кондэ, су ерактан ташу...Аллага шокер итеп устердек сезне, эткэгез белэн ди. Депрессияга урын калмаган...
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 14 ноябрь 2019 - 22:59
    Без имени
    Укып чыктым. Беренче чиратта ихтибар иттем, нэрсэдер ул дигэнчэ килеп чыкмаса, башка кеше гаепле.
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 14 ноябрь 2019 - 22:59
    Без имени
    хәзер авылдагы ике йортның берсендә ул мирас өчен талаушу. акчага, малга табынган чорда яшибез.
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...