«Әни җырлап китте...»

«Авырып яттыңмы, авыру бактыңмы?» дигән сүз бар. Мубай тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Илдар МӨБАРӘКШИН өлешенә аның икенчесе төшкән.  «Әнине бөтен кеше дә карый. Безнең авылда, мәсәлән, картайган әнисен тәрбияләүдән баш тарткан икән дип берәү турында да әйткәннәре юк», – ди ул үзе. Шулай булсын, һәр анага олыгайган көнендә ул-кызларыннан кадер-хөрмәт күрергә насыйп итсен. Бу – балаларның алар алдындагы олы бурычы.  
Ачыктан-ачык сөйләшәбез.


Дөресен әйтәм, кайчан да булса бу хакта интервью бирермен дип күз алдыма да китермәгән идем... Ул бит миңа гына түгел, туганнарыма да кагыла. Бик шәхси әйбер... Тик уйладым да, барыбер ризалашырга булдым. Әни белән шундый хәлләр башланган вакытта, моның бер безнең гаиләгә генә төшкән хәсрәт түгеллеген аңласам, аның чире турында мәгълүматым күбрәк булса, ул авырлыкларны кичерү күпкә җиңелрәк булыр иде бит. «Авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә», дию белән хәзер бөтенләй килешмим. Әни мисалы моның киресен эшләргә кирәген исбатлый. Ул кирәгеннән артык сабыр иде, беркайчан артык сүз сөйләшмәде, эчендәген тышка чыгармады – авыруның бер сәбәбе шул да булырга мөмкин. 

...Әнинең гайбәт сөйләгәнен ялгыш та ишеткәнем булмады. Беркайчан! Бездән дә сөйләтмәде. Күршеләр, авыл кешеләре белән тату яшәде – шуңа аны яраталар иде. Гомер буе  фермада эшләде. Эшенә бик җаваплы карады.  Зиһенле, акыллы кеше иде. Соңгы елларына кадәр газета-журналлар яздырып алып укыды. Безне, балаларын укыту өчен бик күп көч куйды. Әнинең башына кайгы бик күп төште безнең. Бер-бер артлы диярлек ике абыйны югалттык. Хәсрәт гел көтмәгәндә килә бит ул. Беренчесе бигрәк тә шулай булды. Абыйга нибары 34 яшь иде, уңган, тырыш кеше – бөтен авылга бер балта остасы. Тыныч, хәтта артык тыныч иде – аңарда да әни холкы иде. Бу хәл 2000 елны булды, ә тагын сигез елдан – икенче абый... Әле иллегә дә җитмәгән килеш... Мондый зур югалту кичерүчеләр бер әни генә түгел, әлбәттә. Әмма күпләр барыбер сыгылмый, сынмый. Ничектер ул кайгыны күтәрерлек көч табып, алга таба атларга кирәген аңлый, ниндидер башка әйберләрдә үзенә тынычлык эзли – яшәүне дәвам итә. Ә әни бар хәсрәтен эченә җыйды, нинди утларда януын читләргә түгел, безгә дә чыгармады. Беркайчан ачылып китеп сөйләшмәде. Юк, бөтенләй кыргыйланды димим: гомер буе ничек сабыр булса – шундый булып калды. Югыйсә кайчак күтәрелеп бәрелсә дә аңлар идек... Абыйлар белән булган авыр хәлләрне онытып димим (онытыла торган түгел ул!), руслар әйтмешли «үзеннән җибәреп», безне – калган дүрт баласын шатландырыйм дип яшәсә, үзенә дә, безгә күпкә җиңелрәк булыр иде. 
 
 Кайбер эшләрне әни усалланып эшли дип тә уйлый идек. Алай булмаган, билгеле. 

Әтидән без бик иртә калдык. Әни авылда абыйлар һәм кечкенә сеңел белән яшәде. Хуҗалык зур иде – икешәр сыер тоттылар. Әмма абыйлар бөтен эшкә дә өлгерде. Мин авылдан туксанынчы елны ук чыгып киттем, институтта укыдым, эшкә урнаштым, өйләндем – бөтен тормышым Казанда иде. Еш кайтып йөрмәдем: яшь тә идем, авыл дип тә исем китмәде. Ә абыйларны озаткач, бар да минем өскә калды... 

Барысы да кинәт булды дия алмыйм, башта икәү генә дә әйбәт яшәде әле алар. Аннары әни әкрен генә авырая башлады. Минем дә кайтулар ешайды. Ярый ул вакыт инде рульгә утырган идем. Әкрен генә бакча эшләре миңа калды, аннан өйне сипләп-ремонтлап торулар да. Айга бер кайтуларны өч атнага бер кайту алыштырды, ике атнага – бер, атна саен... Яннарыннан атналар буе китә алмаган чаклар күбәйде: мин авыл белән шәһәр арасында яши башладым. Сигез ел тирәсе шулай узды. Мин эшем бик тыгыз чакларда,  чиратлашып апалар кайтып йөрде.

Чире әкрен генә, артык сиздермичә генә килде. «Карале, өйалдына чыктым, ә нәрсәгә икәнен оныттым», дию кебек бөтен олы кешеләрдәге сыман хәтер начарлану аңарда да бар иде. Болары гына инде аның бездә – яшьләрдә дә булгалый. Беренче тапкыр «дерт» иттергән очракны хәтерлим. Бер кайтуда янга килеп утырды да: «Улым, бакчаны һаман сөрмәгән бит, тагын соңга калабыз», – диде. «Әни, урамга кара, кыш бит!» – дим. «Бәтәч, чынлап та шулай икән», – дип көлемсерәп куйды. Ярый, монысы онытылды... Әмма шуңа охшаш хәлләр сирәк кенә булса да, тагын кабатлана башлады. Төнге сәгать өчтә яныма килеп утыра да уята: «Улым, син мине больницага илт инде, авырыйм бит. Машинаңны кабызып торма, юлга гына чыгарып бастыр – берәрсе алып китәр әле», – ди. Аңлаткач, көлемсерәп куя да, яңадан кереп ята... 

Мин өйдә аларга бөтен шартларны булдырырга тырыштым: кайнар су ясадым, бәдрәф көйләдем. Әкрен генә йорт эчендәге җиһазларны яңартырга керештем. Әмма минем әни белән сеңелгә уңайлыклар тудырам дип йөрүем киресенчә килеп чыкты: аларның тормышын катлауландырды гына. Әни кайткан саен: «Улым, кайнар су кранының җаен белмим», – дип зарланды. Яңа газ плитәсенең дә көен тапмады. Югыйсә үзенеке кебекне, хәтта төсен дә нәкъ шундыйны алдым. Элек көннәр буе телевизорлары эшләп тора иде – яңасын исә бөтенләй карамадылар. «Ничек кабызырга белмибез», – диделәр... Күрәм, сеңел дә чамаламый. Ашарга әни үзе пешерә иде әле – әкрен-әкрен генә аңардан да кул китте... Миңа ул вакытларда әни ягыннан туганыбыз, күрше Алия апа бик булышты. Әнине инде кибетләргә җибәрмәскә тырыша идек – мин юкта ипи-сөтне шул күрше апа алып кайтты. Башка чакта да аларга гел күз-колак булып торды. 

Әни кинәт газ миченнән курка башлады. Бертуктамый: «Өйдә газ исе бар», – дип аптыратты. Барысы да тәртиптә иде югыйсә, сүнмәгәнме, артык каты янмыймы, дип, Алия апа да көн дә кереп тикшереп йөрде. Әни үзе гомер буе диярлек кулланган мич иде бит инде ул... Берсендә Алия апа сөйли: «Керсәм, Бәнат апа ишегалдында йөри, өйдә кеше юк. Аптырап: «Ә Гөлназ кайда?» – дим. Өйдә газ исе бар дип, аны мунча чоланына чыгарып утырткан икән». Яз башы, салкын чак иде әле. Алия апа аларны өйгә алып керә башлагач, башта берсе егылган, аннан икенчесе... Гөлназ сеңлем турында әйтмәдем. Тумыштан гарип бала ул безнең. Диагнозлары бер кочак: Даун синдромы, балалар церебраль параличы, олигофрения, әле менә яңа гына эпилепсия дип тә куйдылар... Бик соң гына тәпи китте ул. Безгә ияреп бераз мәктәпкә дә йөрде. Әмма өйдә үз-үзен карый иде: урын җыя, идән юа, табынны җыештыра. Хәзер ул безнең гаиләдә яши. Кызганыч, әнине кабатлый – акылы салмагая бара.
 
Һәр вак-төяктән тәм табучыларга кызыгам – шулай яшәргә кирәк. 

Инде аларның үзләрен генә калдырырга ярамый иде. Алып китәргә вакыт җиткәнен аңладым. Әни сүзне дә тыңламый башлады: барма дигән җиргә – бара, ярамый дигәнне эшли. 

Без авылдан җәй ахырында, августта киттек. Бик эссе көн иде. Әнинең ахырга кадәр анда яши алмаячагын, алып китәргә туры киләчәген белеп торсам да, бу вакыйгага үземне күпме алдан әзерләсәм дә, барыбер коточкыч авыр булды. Беркайчан йозакка бикләнмәгән өйгә, мунчага, гомердә бик күрмәгән келәткә, капкага – барысына йозак салырга кирәк. Ул көнне минем хәлне күз алдына китерсәгез... Әнинең авырайган чагы иде. Өстәвенә, егылып, йөзен, кашларын җимергән. Мин аларны көчкә машинага алып чыгып утырттым. Әни елый башлады... Беркайчан еламый иде ул. Мин шунда аның беренче тапкыр елаганын күрдем. Үзенең Яңа Думадан китәсен аңлап түгел, ыгы-зыгыны чамалап кына тынычсызлануы. «Гөлназны кайда калдырасың? Аны кая миннән качырасың?» – ди. Әмма иң зур стрессны ул көнне Гөлназ кичерде бугай. 40 яшькә җитеп килсә дә, аның әле болай ерак юлга чыкканы юк иде. Гөлназга шок булды. Аптырый, курка башлады – хәле начарланды. 



Ә алып китәргә кирәк иде... Мин бит бөтен дөньямны ташлап Аксубайга күчеп кайта алмыйм. Болай да тормыш калмаган иде инде. Үземнеке дә, Зөлфиянеке дә. Тиз генә җыенып авылга кайтып китәргә кирәк чаклар исәпсез булды бит. Чакыртып алулар. Үзем сизенеп юлга чыгулар... 

Өйгә шулай итеп ике авыру килеп керде. Зөлфия белән бу хакта, әлбәттә, алдан утырып сөйләшкән идек. Бер ел элек тә, ике ел элек тә. Өйдәгеләргә уңайсызлык китерәм дип, мин болай да алып килүне булдыра алганча суздым.   Икенче яктан, әниләрне күршеләр карамагында калдыру да читен иде. Янып йөрдем инде ул чакта... Улларыбыз әле генә мәктәп тәмамлап, студент булган чаклары иде: алар башка җиргә яшәргә күченде. Аерым яшәү мөмкинлеге булмаса, миңа авылга күчеп китәргә генә кала иде. Кызыбыз Энҗе дә бик кечкенә иде әле. Ул бик көйсез булды: 3 яшькә кадәр елады да елады. Иң авыры Зөлфиягә булгандыр... Яшерен-батырын түгел, салып та йөргәләдем. Башны бөтенләй югалтып түгел, әлбәттә, әмма өч көн тоташ та эчкәнем булды, дүрт көн дә... Өстеңә проблемалар ишелеп килеп төшә дә, нәрсә эшләргә белмисең. Артыкка китүен үзем дә сизәм, тик эчүгә караш җиңелрәк иде бит элек. 

Әни безгә килгәч, кинәт начарланды. Саташуы инде гадәти хәлгә әйләнде. Аларны бөтенләй ялгыз калдырырга ярамаган чаклар булды. Бер нәрсә уңай иде – мин инде ун еллап өйдә генә эшлим. Тик бу бит өйдә тик утырам дигән сүз түгел: бик еш компьютерны иртәнге сигездә кабызып, төнге уникедә генә сүндерәм. Ә минем аяк астымда – ике авыру... 

Әни үз режимы белән яшәде: аңа көн ни, төн ни – барыбер иде. Аяктан калгач, утырып шуышып йөрергә өйрәнде. Кроватьтан йә егылып, йә әкрен генә үзе төшә дә китә өй буйлап. Кая тели, шунда барып җитә. Бөтен җирне актара. Бертуктамый сөйли, җырлый, йә гел бер сүзләрне кабатлап утыра: тавышы гөбедән чыккандай калынга әйләнде. Бөтен йортны яңгырата. Аңа Гөлназ да кушыла – әни бит аны да йоклатмый. Икесе бер бүлмәдә яшәгәч, ул балакайга да бик авыр булды. Төннәрен без дә бөтенләй йокламый башладык. 

Әни «ярый», «ярамый»ларны бөтенләй онытты: никадәр сакласаң да, барыбер кирәкмәгән эшне эшләп куя. Зөлфия гел минем белән кайтып йөри алмады – әни белән Гөлназны юындырырга авылда ук өйрәндем. Беренче тапкырында еладым... Уңайсыз иде: үскән сеңел белән карт әнине ничек чишендерергә, ничек юындырырга? Әни дә читенсенә: «Болай ярамый бит инде», – дия иде. Күнәсең икән... Ашарга пешерергә, кер юарга, өй җыештырырга – барысына өйрәндем. Хәзер андый эшләрдән курыкмыйм. 

Әнинең акылы тәмам китте, ә теле ачылды – тотынды бертуктаусыз сөйләргә.  Гомер артыгын сөйләмәгән әни бу! Әллә никадәр яңа тарих чыкты, әллә ниләр белдек. Барысы да безнең гаилә турында бит. Кызык! Күз алдына китерегез: кеше йомылып яшәгән дә, хәзер ни уйлый – шуны сөйли. Бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Ачылып киткән әни белән миңа кызык иде. «Их, әни, гел шундый булган булсаң...» – дип уйлый идем. Әнинең җиңеләеп сөйләве ул чакта күпмедер безне саклагандыр да. Бер елап, бер көлеп яшәдек. Киткәненә ике ел вакыт узды менә, ни хикмәт, авыр чаклар барысы онытылды. Ә әнинең кызыкларын искә төшереп әле дә көләбез. Кайбер сүзләре, канатлыга әйләнеп, безнең гаиләдә яши. Гел авырлыкны, аның үзен имгәтүләрен, бертуктаусыз үзен җәрәхәтләүләрен, төн йоклатмауларын гына уйласаң, акылдан язган булыр идек. Болай да зомбиларга әйләнгән идек инде... Ә ул көлдерә иде! 

Аннан бермәлне әни... җырлый башлады. Монысы да көтелмәгән хәл булды. Элек мин аның җырлаганын бик сирәк ишеттем. Сорасаң: «Яшьрәк чакта көем бар иде, хәзер бетте», – дия иде. Иң кызыгы шул – күп җырларының сүзләре таныш түгел. (Халык көйләрен мин үзем дә байтак беләм югыйсә.) Кайчак соңгы ике юлын җырлый да: «Монысын үзем чыгардым ахрысы, ипсез булды», – дип куя. Башта көлдек кенә. Аннары игътибар белән тыңлый башладык: җырларын бик сирәк кабатлый. Зөлфия белән икәүләп язып барырга керештек. Ишеткән, хәтерләп калган, өлгергән кадәрсен. Шактый җыелган менә:

Су буена төшәр идем,
Су буе тирәк булса.
Ташла, дустым, бер сүзем юк,
Матурлар кирәк булса. 

Агыйделгә егыла яздым,
Тотмадың беләгемнән.
Тамыр җәйгән җиләк кебек,
Китмәдең йөрәгемнән. 

Сандугачлар, карлыгачлар,
Минем былбылларымдыр.
Уйлар уйлап, елап-елап,
Саргаер елларымдыр.

Әни бездә яшәгән бер ел да җиде ай эчендә ни генә булмады! Бермәлне мин аның иренә әйләндем һәм ул мине Зөлфиядән көнли башлады. «Үзең япь-яшь, безнең арага кердең, балаларыбыз да бар бит», – ди. Зөлфия көнгә ун тапкыр астын алыштыра, кашыктан ашата, төне буе аңа су ташый, ә әни аны сүгә... Шуңа охшаш әйберләр көн аралаш кабатлана иде. Ә кайчак әни балага әйләнә. «Әйдә әле, тагын бер кашык ботка кап. Кирәк! Төкермә!» – дип аның белән үзенчә сөйләшергә туры килә... 

Мондый хәлгә юлыккан кешеләр байтак икән. Хәтта үзебезнең таныш-белешләр арасында да – боларны әнине җирләгәч кенә ишеттек. Җеназасы өстенә килгәч: «Фәлән белән дә шулай булды, фәлән апа да шулай саташты», – дип сөйләделәр. Күпләр «өйдәге сүз читкә чыкмасын» дип тырыша. Югыйсә чирнең ни ояты бар?! Якыннарыңа карата шундый шик туса, аларга бик игътибарлы булырга кирәк. Ә инде авыру бөтенләй басып алгач, синнән сабырлык кына сорала. Әмма ул берничек тә җитмәячәк... Тормыш бит туктамый: баланы мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртергә, каршы алырга, озатырга кирәк. Эшең бар. Һәм барысы да шушы ике авыру белән үрелеп бара: бертуктаусыз табиб яки «ашыгыч ярдәм» чакырасың, очсыз-кырыйсыз кәгазьләр тутырасың... Син өлгерә алмыйсың. Арасың... Безнең дә төрле чаклар булды: тавыш күтәргән дә, катырак әйткән дә... Боларга да әзер булырга кирәк. 

Икенче җәйне әнине авылга алып кайттым. Алып кайтмасам, гомер буе үкенермен дип уйладым. Өйне ул бөтенләй танымады. Бер мизгелгә генә ачылып: «Кара, йортта чирәм үскән», – дип куйды. 

Җирләү мәшәкатьләрен бөтенләй хәтерләмим дә. Күңелемдә һаман да авылдашларга әйтеп бетермәгән рәхмәтем генә йөри: без кайтышка өйне ачканнар, бар нәрсәнең хәстәрен күргәннәр, зиратта урын билгеле, әзер... Элек гадәти күренеш булгандыр бу, әмма хәзер заман башка бит. Бөтен җирдә дә халык болай күмәк түгел, диләр. Нигезне ташлаганыбыз юк – кайтып йөрибез: җәен – атна саен, кышын – ике атнага бер. Гөлназ да авылны бик ярата: «әни янына кайтам» ди. 

Әни безне шактый үзгәртеп китте. Беренчедән, Зөлфия белән тагын да якынайдык. 20 ел бергә яшәсәк тә, буй җиткән улларыбыз, кызыбыз булса да: «Әниләрне алып килсәм, Зөлфия нишләр, түзәрме?» – дигән уй башка кергәли иде. Куркуларым урынсыз булып чыкты. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле. Авыл кызы түгел, шәһәр баласы бит әле ул. Бөтенесен бергә күрдек: йокысыз төннәрне бергә кичтек, бергә көлдек, еладык. 

Әни мине аракыдан арындырып китте. Ниһаять, дөньяның ямен белә башладым. Яшисе килә, кайчан тизрәк көн туар икән дип йокыга ятам – мине эшләр көтә.

Әни туганнар, апаларым белән дә араны якынайтып китте. Аларның берсе – Алабугада, икенчесе Сарманда яши. Икесе дә кияүдә – кеше кешеләре.  Шулай булгач, әнине минем каравым гаҗәп түгел: төпчек малайның бурычы бит ул. Әнинең иң авыр вакытлары Флера апаның Казанга килеп эшләгән чагына туры килде. Бөтенләй хәлдән тайганда гел аңа шалтыраттым – ул хәзер килеп җитә һәм шундый җиңел була иде... 

Инде иҗат турында. Мин аңардан аерылмадым. Беренчедән, елга ике-өч концерттан артыкны беркайчан куйганым юк. Бу – әни авырганда да шулай булды, хәзер дә шулай. Киресенчә, бәлки әнине караганда алар миңа ял гына булгандыр. Хәтта әзерләнү эшләре авыр барса да. Тормышта күпме күбрәк кичерсәң, эчке дөньяң шуның кадәр байый. Сынаулар сине картайтмый, олыгайта, хисләрне генә тирәнәйтә.  Ә хисләр тирәнәю иҗатка уңай тәэсир итә. Нәрсә хакында җырлаганыңны  аңлабрак җырлыйсың – ул тавышка да чыга. 

Әнине җирләгәч, яши башладым дип әйттем инде. Кырыкны узсам да, мин һаман «әни малае» булганмын. Юк, алай ит, болай ит дип өстемдә тормады ул минем, безнең эшләргә беркайчан кысылмады, Зөлфиягә беркайчан авыр сүз әйтмәде һәм миннән дә әйттермәде. Сүз эмоциональ бәйләнеш турында бара. Күзгә күренмәгән җепләр белән гел үзенә бәйләп тотты. Әгәр әни мине вакытында «җибәрә» белгән булса, миңа җиңелрәк булыр иде, мөгаен.

Үкенечләр... Әлбәттә, бар. Мондый вакытта ансыз булмый. Үкенечләрнең берсе – әнине бер елга булса да иртәрәк үзебезнең янга аласы калган. «Фәлән вакытта дәшмәскә, фәлән вакытта икенче төрле эшләргә кирәк булган» дип тә уйлыйсың кайчак. Әнине җирләп беркадәр вакыт узгач миңа төш керде. Имеш, йокымсырап ятам. Ап-актан киенгән әни әкрен генә яныма килде дә, юрганымны  җайлап япты. Бит очымнан гына үпте дә әкрен генә китеп барды... Уянып киттем... Бу матур төшне әнинең миннән ризалыгы дип кабул иттем. 

Бик күп авырлыклар күрсә дә, әни бу дөньядан җырлап китте. Әлбәттә, аны тагын да кадерләбрәк яшәтеп булыр иде. Әмма без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. 



 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 2 август 2019 - 15:00
    Без имени
    Елап укыдым. Гел безнен эни турында язылган кебек.эни эле исэн.
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 17 ноябрь 2019 - 06:08
    Без имени
    Авыр туфрагы җиңел булсын. Яшь гомерләр бигрәкләр жәл. Әмиргә сабырлык бир, ходаем
    Айгөл бүген безнең арадан китте
  • 17 ноябрь 2019 - 06:08
    Без имени
    Елый елый укыдым...
    Язмышларны сайлап алмыйлар
  • 17 ноябрь 2019 - 06:08
    Без имени
    Бикфахемле хикайа
    Бер күңелдә ике мәхәббәт булмый
  • 17 ноябрь 2019 - 06:08
    Без имени
    Яраткан кешен белэн тормыш матур шул.
    18 елдан соң кавышу 
  • 17 ноябрь 2019 - 06:08
    Без имени
    Астагы комментария белэн килешэм. Берэр укысы иде, хатын йореп йореп кире беренче иренэ кайтты ди. Теге ир кабул итте ди. Кем укый, колэсез бугай! Нигэ эз генэ дэ уз узенэ ихтирам юк икэн бу хатыннарда. Чуплектэ таптыгызмы узегезне, жаныкайларым... Эле 55 тэ генэ, тагын берэрсенэ чыгып китэ эле ул. 70 тэ кайтып керер....тагын кабул ит, добренькая ты наша!!!
    Укучы хаты
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...