Кимсенү

Беркөнне интернеттан кызыклы мәгълүматлар чүпләп утырганда, «Ир белән хатын аерылышканда, балага ничек зыян салмаска?» дигән мәкаләгә күзем төште. Дөресен әйтим, аны укып чыккач, өстемә кайнар су койган кебек булды. Тетрәнүемнең сәбәбе шуңа бәйле: әтием белән әнием аерылышкач, 6 яшем тулып килгән мәлдә ятимлек ачысын үз башымнан кайчандыр мин дә кичергән идем.

...Сигез ел бергә гомер иткән никахлы ире, аңа белгертмичә генә өр-яңа йортыбызны сатып, акчасын кесәсенә салган һәм сөяркәсен ияртеп, Үзбәкстанның Гөлстан дигән оҗмахка тиң матур төбәгенә качып чыгып киткән. Әнкәйгә бу вакытта нибары егерме сигез яшь! Хәсрәтеннән, гарьлегеннән ничек җиңеләймәде икән, дип, әлегәчә шаккатам. Ул безне – берсеннән-берсе кечкенә өч баласын ияртеп, дәү әнинең иске өенә кайтып утырды. Ул чакта да түрәләр арасында бармагы үзенә кәкреләре очраган, күрәсең: законнарны әйләнеп узу юлын тапканнар бит – кул кулны югандыр инде. Югыйсә әткәй белән әнкәй бергә көч түгеп салган ул йорттан ир белән хатынга өлеш тигез чыгарылырга тиеш булгандыр. Без – балалар да урамда калганбыз лабаса. 
 
Олы бала булганга күрә, сыңар канатлы тормышның авырлыклары миңа күбрәк эләкте бугай. Югыйсә беренче классны тәмамлаган елны ук, тигез әти-әниле балалар рәхәтләнеп йоклап яткан чакта, таң белән торып, кәтмән тотып, чөгендер басуына чыгып китәр, әнкәй янәшәсенә буразнага басар идеммени?! Сыңар канатлы, китек күңелле, бөтен дөньясына рәнҗүле, хыянәте өчен әткәйгә кара үчле, чарасызлыктан, хәсрәтеннән үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән әнкәй үзе дә эт урынына эшли, безне дә кызганып тормый иде. Ач-ялангач булмасак та, рәхәт тә күрмәдек. Авыр капчыклар да сөйрәдек, ат урынына җигелеп арба тарттык, җир казыдык, тирес түктек, мал карадык... Әнкәйнең нәрсәгә булса да ачуы чыкса, безне ташлап киткән әткәйне сүгәргә, хурларга тотына. «Сүземне тыңламасагыз, үги анагыз янына илтеп атам, ул сезнең баш түбәсенә кадак кагачак», – дип куркытканы да хәтердә. Ни галәмәт, шул чакта үземнең эчтән генә әткәйне яклыйсы килгәне истә калган. Әткәй белән әнкәйнең гаилә тормышы көйле булып чыкмаганга, без – гөнаһсыз сабыйлар гаепле түгел бит инде. Ә әнкәйнең үз туксаны-туксан... 
Мин мәктәптә бик әйбәт укыдым, әмма һәрчак үземне әтиле балалардан ким санадым һәм, моңа гарьләнеп, еш кына әнкәйдән качып елый идем. Әтилеләрне күрше авыл мәктәбенә, толыпка төреп, ат чанасына утыртып илтеп куялар, барып алалар. Минем кебек әтисезләр кар көрте ерып җәяү атлый... Үсмер чагым. Әтиле сыйныфташларым 1 Май бәйрәме көнне клубка, «Зәлидә» бәйрәменә биергә китте. Ә мин, яшьле күзләремне тутырып, аларга кызыгып карап калдым. Сыерыбызның ашарына беткән: миңа, арыш капчыгы кыстырып, урманга менәргә – ялан кулларымны кисә-кисә, яңарак кына кар астыннан чыккан камышларны җыярга кирәк... 
 
Ул чакта йорт саен сигез-тугыз бала. Хатын-кызлар колхоз эшенә йөри. Үзләре эшкә киткәндә, олырак балалары кечерәкләрен карап тора. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бездән матуррак киенмәсә, тәмлерәк ашамаса да, аларның күңеле минекедәй китек түгел иде шул. 7-8 сигез яшьлек чагымда мине гел бер уй газаплый иде. Әнкәй күрмәгәндә, көзге каршына барып басам да, чандыр гәүдәле, озын сары чәчле, зәңгәр күзле, нечкә беләкле, салам сыйраклы кыяфәтемне җентекләп күздән кичереп, балалыгым белән аптырап карап торам. Башка балаларны аталары, кирәксезгә санап, ташлап китмәгән бит. Әллә әнкәй, мин, сеңелләрем – без барыбыз бик ямьcез микән? Алай дисәң, күрше кызларының да миннән артык җире юк кебек. Нигә алайса аларның әтиләре бар, ә безнеке юк? Әнкәй дә сөйкемле, эшчән, җитмәсә, бик матур җырлый да. 
 
Бервакыт әнкәй: «Атагыз эчте, өстемнән йөрде, сөяркәсе яныннан кайткач, миңа кул күтәрә иде. Шуңа күрә үзем силсәвиткә барып, аерылышырга гариза бирдем», – дип ычкындырды. Шул мәлдә күзләремә яшем бәреп чыкты. «Бөтен әтиләр дә эчә инде... Әнә күрше апа, ире исереп кайткач, алты баласын ияртеп, әбиләренә кереп кача. Әткәй айныганчы син дә дәү әниләрдә торып торасың калган!» дигәнемне әнкәй яратмады. Хәтта авызыма да сукты. Әткәй сугышта катнашкан, яраланган, өченче группа инвалид буларак, аена 33 сум пенсия ала торган булган икән. Ул шуның өчтән берен безгә алимент итеп түли башлагач, акчага бик тилмереп яшәсәк тә, әнкәй отказ язды. Ул бу сәер гамәлен: «Аның икенче хатыны бала таба алмый. Сез – кыз балалар, киләчәктә кеше кешесе булачак затлар. Олыгайган көнендә япа-ялгыз калгач, атагыз сездән алимент юллап йөрсә нишләрсез? Булачак гаиләләрегездә абруегызны төшермәсен, сезгә кыенлык китермәсен өчен шулай эшләргә булдым», – дип аңлатты. 
 
Әйе, һәр җимерелгән гаиләдә – бала фаҗигасе.
Мәктәптә укыганда да, институтта белем алганда да, янәшәмдә тулы булмаган гаиләләрдә үскән яшьтәшләрем гел булды. Шуңа карамастан, күбесенең үз әтиләре белән ихластан аралашуына, һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яшәүләренә бик кызыга идем. Ә безнең күперләр яндырылган... Институт тәмамлап, бер ел эшләгәч, әтиле егеткә кияүгә чыктым. Кайнатама «әти» дип әйтүләре шулчаклы рәхәт иде! Мин аларга эшләп ярарга тырыштым. Кирәк булса, ут өертеп утын ярам, ирләрдән калышмыйча печән чабам, мал карарга миңа гына куш – яратып башкарам, өйдә бөтен эшне белеп эшлим... Әмма эшләп кенә ярап булсачы! Аның улына караганда ике мәртәбә күбрәк хезмәт хакы алсам да, кайнанамның бар белгән сүзе: «Минекен ашыйсың, хәерче!» – булды. Атлаган саен «атасыз бала» дип рәнҗетте. Әйтерсең, мин җилдән туганмын...

Яшермим, тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, күз яшемне шактый түктерделәр. Иремнең читкә салулаган чакларын да белеп тордым. Ничек кенә булмасын, улларым үз аталары канаты астында, тигез гаиләдә үсәргә тиеш дип, барысына да сабырлык белән түздем. Аның белән егерме өч ел яшәп калдык. Ул авариягә очрап гарипләнеп калганнан соң, унтугыз ел буе бөтен авырлыкларны җилкәмә салып, тормыш арбасын үземә җигелеп тартырга туры килде. Иремне соңгы сулышына хәтле кыенсынмыйча тәрбияләдем. Яшермим, күз яше түккән чакларым да булды. Тик мин бер нәрсәгә шат идем: балаларым ятимлек ачысын татымады. Аларга ир-атларга хас рухи ныклык, төпле киңәш бирергә үз аталары янәшәдә иде. Хатын-кыз ничек кенә тырышса да, хатын-кыз инде. Ул дөньяны сизгер йөрәге, нечкә хисләре аша кабул итә, ир-атларда логика көчле, шунлыктан акыл белән эш итәләр. Ничаклы гына тырышмасын, ялгыз хатын янында үскән бала – ир баламы ул, кызмы – тулыканлы тормышка әзер түгел. Чөнки анда ир кешегә карата хөрмәт хисе, ныклык тәрбияләмиләр, ул үзен кешедән ким санап үсә, хәтта язмышына үчле була һәм... күп вакыт ата-анасы хатасын кабатлый. Яшьли кыерсытылган бала, үскәч, бер мескенгә яки, киресенчә, кансыз бандитка әверелергә мөмкин. Ялгыз аналар, уллары балигъ булгач та, аларны итәк астыннан чыгармыйча, «мәми авыз» итеп тәрбиялиләр. Малае өйләнсә, андый әни киленне улыннан көнли, яшь гаиләгә тыкшына, аларның бәхетенә аяк чала... Аерылган ир дә, хатын да киләчәктә үз парын табып, яңа гаилә корырга, бәхетле булырга хокуклы, әлбәттә. Ике арада калып, чарасызлыктан бәргәләнгән, үзәге өзелгән бичара бала гына кызганыч... 
 
Хатын-кыз элеккеге иреннән югарырак пост биләргә, акчаны күбрәк эшләргә, бала караучы, репетитор, гувернантка яллый алырга да мөмкин. Әмма сабыйга чит-ятлар тәрбиясе түгел, үз әтисенең тезендә утыру, аның үчтекиләп сөюе, җитәкләп урамга алып чыгуы, бергәләп футбол тубы тибү кадерлерәк. Шул бәхетле мизгелләр хакына ул әтисенең җитешсезлекләрен күрмәмешкә салышырга, хәтта үзен ачулануын, шукланса, сүз тыңламаса, йомшак җиренә берне шапылдатып алуын гафу итәргә риза. Бүгенге көндә кайсы гаиләгә карама, анда астыртын гражданнар сугышы бара. Бер-берсенә юл куясы, мәрхәмәтлерәк, сабыррак буласы урынга, газиз сабыйларының бәхетен җимерү, психикасын какшату, авыруга сабыштыру, холкын бозу хисабына булса да, өстен чыгарга омтылу күзәтелә. Кызганыч, кайчанга чаклы барыр бу капма-каршы тору? 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Э гел эчеп исереп балалар янында доньядагы эшэке суз бн сугенуче , хатынына кул кутэруче житмэсэ читкэ дэ барып кайтырга житешуче атадан ни файда.Анламыйм мин сезне.
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Килешмим. Бер яклы гына язма. Тулы гаилэдэ дэ, тулысызларда да торле балалар була. Бер генэ дэ якламыйм "кыйналсам да, ирем начар булса да, балалар хакына тузэргэ" ише фикерлэрне! Хатын-кыз да, балалар да бэхетле булырга тиеш! Азмы эллэ кыйналып- кыерсытылып яшэгэн хатыннар hэм балалар?! Эниегезгэ упкэлэргэ кирэкми, сезне тынычлыкта, эш танырга ойрэтеп устергэн! Шулай ук тагын рэхэткэ чыдамаган, алтын кебек ирлэренен кадерлэрен белмэуче хатыннар бар- болары, элбэттэ, башка тема.
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Мэгэнэсезлек, тозсыз язма, анагыз сезне авырлыктан аралаган, кияугэ чыккач ат урынына жигелеп яшэп ни рэхэт курдегез, юнсез сезне ташлап чыгып киткэн атагызнын булганнан булмаганы артык, балаларым килэчэк интексен дип акчасыннанда баш тарткан эниегез
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Кызлар, язма исеме итеп шакшы жирен алып куймагыз инде, еш кабатлана башлады бу сезнең, сез бит əдəп-əхлакны сакларга тиешле хатын- кыз журналы
    Улымны атсыннар!
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Дэвамын кайчан укырга була ? Авторы кем ? Искитмэле тетрэндергеч повесть . Дэвамын котэм
    Ай сылуы 
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Тавышларын бигрэк матур инде. Ушларым китеп тынлыйм жырларынны. Бэхетле бул. Жинел жилпе жырларга гына тошмэ.
    Җырчы Алия Исрафилова гаилә, сәхнә һәм... Ленин турында
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Дэвамын бик укыйсы килэ бит
    Ай сылуы 
  • 22 сентябрь 2019 - 15:01
    Без имени
    Азагын белэсе килэ китапны каян алып була
    Ай сылуы 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...