​Зәмирә Рәҗәпова тормышындагы иң авыр төн турында сөйләде

Реклама

– Кайчандыр мин күкрәк баласы белән подъезд төбендәге эскәмиядә төн чыккан идем, - дип язган ул. - Начар көн иде ул... төне аеруча да куркынычрак булды. Мин майка һәм шортыдан гына. Бала да җиңелчә генә киенгән. Җитмәсә, астын да юешләтте... Май аеның төне могҗизалы булса да, салкын иде шул. Без өшедек... Апага барырга уңайсыз, аннан соң иптәшемне дә уңайсыз хәлдә калдырасым килми. Хәер, автобуслар инде йөрми, ә таксига акча юк... Шулай итеп, утырабыз. Мондый вакытларда сандугачларның ничек өздереп сайравын беләсез бит инде... ммм... Шуннан бирле сандугач сайраган
тавышны тыңлау миңа авыр.

Балам елый һәм аның елаган тавышының кайтавазы күпкатлы йортларның диварларына “барып бәрелә”. Күпләр минем турыда “йортсыз хатын” дип уйлагандыр ул вакытта. Төнге сәгать берләр тирәсендә безнең янга яшь егет килде һәм үзенең сырмасын сузды. Ул машиналарны саклаучы каравылчы булып чыкты. Үзе: “Мин сезне үземнең бүлмәмә чакырыр идем дә, тик ярамый шул. Видеокүзәтү тора”, – диде.

Аяз белән без мазут һәм тәмәке исе сеңгән сасы, пычрак сырмага төрендек. Һәм балам тәмле йокыга талды. Ә минем төне буе күзгә йокы кермәде... Аның килеп чыгуын көттем, ләкин ул күренмәде... Иртәнге 6да мин әлеге сырманы илтеп бирдем. Егет автобуска акча биргәч, апама киттем. Өстемнең алгы ягы юпь-юеш (бала сиеп тутырган), ә күзләрем кып-кызыл иде.

Әни бу турыда белгәч, мин тормышыма маяк итеп алган сүзләрне әйтте.

“Бервакытта да беркемгә дә ышанма. Туганнарга да, иргә дә, дусларга да, балаларга да, һәм хәтта миңа да. Мин ярдәм итми калмам, әмма гомерлек түгелмен. Тормышта төрле вакыт була, сине гомереңнең ахырына кадәр бары тик бер генә кеше сынатмас һәм ул – СИН үзең!”.

.... Бу юлларны мин кыйммәтле мерседеста утырган килеш һәм теге малай катнашындагы хоккей матчын көтеп утырганда язам. Ә бит хоккей кыйммәтле спорт төре. Һәм бу үз эчке көчеңнең нәтиҗәсе... Бу кагыйдәне мин гомерлеккә ятладым. Һәм балаларыма да шуны сеңдерергә тырышам...

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (4)
Cимвол калды:
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Сез бик нык хэм кочле хатын - кыз . Сокланам мин Сезгэ . Тапшыруларыгызны бик яратып карыйм . Тавышыгызны бик яратам . Жырлавыгызны да бик яратам , лэкин сирэк жырлыйсыз.Сез кызым белэн институтта бергэ укыган булгансыз , унышлар телим Сезгэ . Бэхетле булыгыз.
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Сезнең бу язмагызны укуы бик авыр.Сез алып барган тапшыруны көтеп алып,яратып карыйм.Алдаб Алдагы тормышыгыз да бәхетле булып,исән сау балаларыгызны үстерегез!
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Оригиналын укырга кирәк,,,,,Бөтенләй икенче тәэсир калдыра,,,, Монда бизәкләп, әдәбиләштерелгән:)
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Хатын-кыз... Нинди генә авыр булса да, тешен кысып түзә... Ни генә кичерми ул! Кемдер кичерешләрен йөз йозак астында саклап, үзендә йөртә, кемдер башкалар белән уртаклашырлык көч таба ала. Зәмирә - көчле зат...
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    ул вакытта кеше тамак турында уйлап яшәгән, хәзер бар нәрсә дә бар, балага нәрсә ашатыйм, нәргә кигерим дип борчылмыйлар, эчке проблемалар килеп чыгарга менә дигән шарт.
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Лилия эчен бик шат лекин мондый язмыш бик тэ сирек буладыр
    Кояшым 
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Бик кызганыч. Сэбэп икенчедер диеп уйлыйм мин. Безнен энилэр бала тапкан, депрессияга вакыты калмаган. Мин бишенче бала. Мунча ягып йорегэн жиремнэн чирлэдем дэ, сине йортка кереп, кендек эбисе чакыртырдым,син тугач, кич салкын а мунча да юынып чыктым дип сойли энкэй. Эле ана 91 туда, Алла бирса. Ир, 5 бала, мал туар, бакча, икмэк салу кондэ, су ерактан ташу...Аллага шокер итеп устердек сезне, эткэгез белэн ди. Депрессияга урын калмаган...
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    Укып чыктым. Беренче чиратта ихтибар иттем, нэрсэдер ул дигэнчэ килеп чыкмаса, башка кеше гаепле.
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 14 ноябрь 2019 - 04:11
    Без имени
    хәзер авылдагы ике йортның берсендә ул мирас өчен талаушу. акчага, малга табынган чорда яшибез.
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...