Бакча эшләре башланды

Ишегалдын тутырып гөлләр үсмәсә, җәйнең ни яме?! Хәзер кибеттә нинди генә чәчәк орлыгы юк! Үстермәм дигән җирдән алып үстерерсең. Апрель ае тәрәзә төбенә берьеллык чәчәк орлыклары чәчү вакыты.
 
Бидәр чәчәкле бәрхет гөл, настурция, циния, кашкарый (астра), петуния, арыслан тамагы (львиный зев) – безнең шартларда бик рәхәтләнеп үсә, төсләре аллы-гөлле, тиз чәчәк ата, озак куандыра торган гөлләрдән. 
 
Әле утыртмаган булсагыз, апрельнең беренче атналарыннан да калмый, петуния белән кашкарыйны һәм арыслан тамагын тәрәзә төбендәге тартмаларга чәчәргә кирәк. Петуниянең орлыгы үтә дә вак, туфрак белән күмдерсәгез, тишелмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә аны дымлы туфракка гына чәчәләр. Чәчәкләре мул булсын өчен, үсемлекне тармакландырырга кирәк. Әгәр дә биш чын яфрагыннан соң сабак очын чеметеп өзеп алсагыз, петуния ян тармаклар биреп, купшырак булачак.
 
Арыслан тамагының биек булып та, тәбәнәк булып та үсә торган төрләре бар. Кояшны ярата, артык тыгыз итеп утыртсаң, бер-берсенә комачаулый. Чәчәкләре төрле-төрле ачык җете төстә була, бик матур, кырауларга кадәр өзлексез чәчәк ата. Чәчәк сабагындагы бер бөре тәмам ачылганда, икенчесе ачылып, ә өченчесе әле тулышып кына килә. Озын төрләрен букетка да кисәргә була, суда да тиз генә шиңми.
 
Настурциянең орлыгы эре, каты кабыклы. Аны туфракка гына чәчәләр, әмма чәчәр алдыннан бер тәүлек җылымса суда бүрттерсәң яхшы. Настурция берьеллык дип саналса да, безнең җирлектә көзгә аның орлыклары өлгереп, туфракка коела һәм икенче язда үзлегеннән тишелеп чыга. Ул да чәчәккә бик тиз бөреләнә  һәм сары, кызыл сары, кызыл эре чәчәкләре белән көзгә кадәр күзне иркәли. Талымлы да түгел үзе. 
 
Кашкарыйны белмәгән, яратмаган сирәктер. 1 сентябрь бәйрәме дигәндә күз алдына гел шулар килә. Аны да уҗымга чәчеп үстерәләр, әмма турыдан-туры җиргә генә чәчәргә дә мөмкин. Алай иткәндә, кәлшәләре аеруча нык була, чирләми. Мәсәлән, үзем көне буе кояш төшә һәм кардан тизрәк арына торган бер урынны казып, кәбестә, циния һәм кашкарый орлыкларын шунда гына чәчәм. Биек булмаган дугалар утыртып, өстен ике катлы лутрасил белән каплыйм (40 яки 60 лы лутрасил кирәк). Моны елына карап, апрель ахыры яки май башында эшләргә була. Күчереп утыртырлык булып үсеп җиткәч, үз түтәлләренә күчерәм.
 
Җәйге тымызык кичтә йолдызларга карап капка төбендә утырырга кем яратмый?! Шул тирәгә генә май башларында маттиола дигән чәчәк орлыгы сибегез әле. Көндез карап сокланыр өчен купшы гөл түгел ул түгелен. Аның кыйммәте башкада – кичке эңгер төшүгә бөтен тирә-якны оҗмах исенә күмәчәк. Җәй буе капка төбегез хуш искә күмелсен дисәгез, ике-өч атна саен яңаны чәчеп торыгыз. Шулкадәр талымсыз, тиз үсә. 
 
Апрель аенда бакчадагы ирислар, чалмабашлар, флокслар, дельфиниум, хризантемаларны да бүлгәләп утыртырга мөмкин. Ирислар өчен җилдән ышык, кояшлы урынны сайлагыз. Чалмабашлар яктыны яратсалар да, кояш нуры көне буе туры караганда аларның чәчәге тиз коела. Яз көне вакытыгыз җитмәсә, күпьеллыкларны август башларында да күчерергә була.
 
Апрель аенда кышкылыкка төреп калдырылган роза ише нәзберек гөлләрне ачарга кирәк. Төбен каплаган мүлчәне  тырмалап алсаң яхшы, югыйсә калын мүлчә катламы аша тамырларга яз җылысы тиз генә үтеп кермәс. 
 
Озакка сузмыйча, идән асты яки базда сакланган дәлия (георгин) бүлбеләрен дә җылыга чыгарырга онытмагыз. Уяна торсыннар. Дәлияләр җылы ярата. Шуңа да аларны кырау төшү куркынычы беткәч кенә туфракка утырталар. Күләгәлерәк урын кулайрак. Туры кояш астында купшы чәчәкләрнең бик тиз төсе бетә. Утыртасы оя төбенә су җыелып тормасын өчен, вак таш, кирпеч калдыклары салып калдыралар. Бүлбенең узган елгы сабак төбендә үсә торган бөреләре була, аларны туфракка күмеп калдырмагыз. 
 
Әлбәттә инде, ашлаган җирнең генә аш биргәнен дә онытмаска кирәк. Чәчәк ата торган гөлләр ашлаганга бик сизгер булучан. Ара-тирә әчегән сыер тизәге, кычыткан суы яки кибетләрдәге әзер ашламалар белән «сыйласагыз», гөлләрегезнең чәчкәләре тагын да эрерәк, төсләре җетерәк булачак.

фото: https://pixabay.com

Реклама
Теги: чәчәк
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 13 ноябрь 2019 - 10:08
    Без имени
    Бик кызганыч. Сэбэп икенчедер диеп уйлыйм мин. Безнен энилэр бала тапкан, депрессияга вакыты калмаган. Мин бишенче бала. Мунча ягып йорегэн жиремнэн чирлэдем дэ, сине йортка кереп, кендек эбисе чакыртырдым,син тугач, кич салкын а мунча да юынып чыктым дип сойли энкэй. Эле ана 91 туда, Алла бирса. Ир, 5 бала, мал туар, бакча, икмэк салу кондэ, су ерактан ташу...Аллага шокер итеп устердек сезне, эткэгез белэн ди. Депрессияга урын калмаган...
    Ике баласы белән тәрәзәдән сикергән  
  • 13 ноябрь 2019 - 10:08
    Без имени
    Укып чыктым. Беренче чиратта ихтибар иттем, нэрсэдер ул дигэнчэ килеп чыкмаса, башка кеше гаепле.
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 13 ноябрь 2019 - 10:08
    Без имени
    хәзер авылдагы ике йортның берсендә ул мирас өчен талаушу. акчага, малга табынган чорда яшибез.
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
  • 13 ноябрь 2019 - 10:08
    Без имени
    Мунира Сафина авторы
    Ай сылуы
  • 13 ноябрь 2019 - 10:08
    Без имени
    Үз бәясен белгән хатын-кыз үзен җәберләтергә ирек бирми!
    Ире кыйнаган хатынга кем ярдәм итәр? 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...