Уттан алып суга салган әсәр – «Зөләйха күзләрен ача» Казанда

 

автор: Ләйсән Фәизова

Казанга Нәүрүз гадәттәгедән бераз соңарып килә. Әлбәттә, сүзнең шул исемдәге театр фестивале хакында баруын аңлагансыздыр инде. Һәр елның җәй башында Казаныбызга төрки халыкларның театрлары җыела – театраль вакытны дөресләр өчен дә, процессларны синхронлаштыру һәм энергияләр алмашы өчен дә кирәк бу. Журналистлар яратып яза торган «бәйрәм һәм дуслык атмосферасы» дигән гыйбарәне кулланмас өчен, фестивальдә ниләр булуын якынча әнә шулай тасвирлап буладыр.

Быел ул Башкортстан театр сәнгатенә багышланган иде. Форумны «Алтын битлек»ле «Зәләйха күзләрен ача» спектакле белән башлап җибәрү дә шуңа. М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры яз көне бу спектакльне казанлыларга бер күрсәткән иде инде. Әмма бу гына аны фестивальнең икенче көнендә фаразланган тулы аншлаг белән узудан коткарып кала алмады. Гүзәл Яхинаның бу атаклы романы турында Казанда ишетмәгән кеше калгандыр дип уйламыйм. Татар милләтеннән булган авыл хатыны Зөләйханың Себергә сөрелеп, исән калуы мизгел эчендә бестселлерга әверелде. Аны дөньяның төрле телләренә тәрҗемә итү, экранлаштыру һәм сәхнәләштерүләр әле дә дәвам итә. Режиссер Айрат Абушахманов һәм драматург Ярослава Пулинович әлеге тарихны сәхнәгә күчереп, романның сәхнәдән укылышы өчен 2019 елда «Алтын битлек»нең махсус премиясенә лаек булды. Чынлап та, тамаша залыннан чыккач, башка иң беренче булып: фикерләр сөреше ягыннан роман ничек көчле эшкәртелгән, акцентлар ничек дөрес күчерелгән һәм шуның аркасында спектакль никадәр баетылган, дигән уй килә. Бу тарих күпкә кырысрак, кискенрәк һәм киңрәк. Бинокльне әйләндергәннәр диярсең. Субъектив булган һәрнәрсә (героиняның монологлары, кичерешләре, кансыз ире һәм убырлы карчык-кайнанасы белән мөнәсәбәтләре) артка күчеп, арткы фон (халыктан азык-төлек талау, коллективлаштыру, кулак ярлыгы тагу, сөргенгә сөрү, репрессияләр) зурайтылган, халыкка якынайтылган һәм шунлыктан куркынычрак төсмер алган.

Спектакль туган туфрагыннан сөрелгәннәрне Себергә илтүче эшелоннан башланып китә. Зөләйханың романда тәфсилләп сурәтләгән авыл тормышы безгә флешбеклар аша күзаллана. Аларда Убырлы карчык та (Тәнзилә Хисамованың гаҗәеп эше) алай ук куркыныч түгел – улын өзелеп яратучы көчле хатын ул. Мортаза да алай ук кырыс түгел (Хөрмәтулла Утяшев ачкан образ), ул – үз йортын, үз җирен талауларына юл куярга теләмәүче чын хуҗа. Соңыннан Зөләйха уйларында нәкъ менә аның белән – үлгән ире белән сөйләшәчәк. Ул теге дөнья белән гел элемтәдә: өч кызы (спектакльдә алар өчәү), ире һәм кайнанасы аның янәшәсендә генә йөри. Бу урында төп рольне башкаручы Римма Каһарманова хакында аеруча һәм аерым әйтеп китү кирәк. Сәнгати фактуралы, сыгылмалы, үткен холыклы. Зөләйха-Римманың эчке монологларын без дә ишетеп торабыз. Ул әле генә нечкә, бөтенләй балаларча аваз, самими тәтелдәү булып ишетелсә, кинәт кенә бөердән чыгучы тонык гырылдауга әверелә – эчтәге Убырның җанны ашавы бу шулай. Ул аның яңа туган улына үлем юрый, ул аңа кызылармеец Иван Игнатовка гыйшкы өчен коточкыч җәза белән яный, ул аны кабат-кабат куркаклыкта һәм җебегәнлектә гаепли. Финалда бу Убыр Горлум кебек тышка бәреп чыгачак. Аны ялгызын калдырып, поселоктан китәргә ашыккан улы турында Зөләйха да кайнанасының сүзләре белән үк кычкырачак: «Ул минеке, минеке генә, мин аны беркемгә дә бирмим, аңа зыян китергән һәркемнең җанын алачакмын!»

Спектакльнең рәссамы Альберт Нестеров та режиссер эзеннән бара, сәхнәгә оригиналь романның нәфислегеннән бер генә челтәр бизәк тә, бер генә мамык бөртеге дә кермәгән. Барысы да ирләрчә кырыс: сәхнәдә ике авыш агач басма да, читән казыклары гына. Кара-соры төсләр, тимер, агач, күн, хәтта баш геройның өстенә кигән киемнәре дә милли башкорт стилендә – кап-кара. Җете төсләр бары авыл клубы диварларында гына – рәссам Иконников бистәгә нигез салучыларны суртләгән ярымаллалар гына кызылдан. Спектакльнең тагын бер җете күренеше – Зөләйханың Ангарада суга бату күренеше. Тросларга тагылган актриса сәхнә өстенә чөелә, чәбәләнә, йөзә, аяк-кулларын җәеп «суга» ята, бер сүз белән генә әйткәндә, һава акробатикасы могҗизаларын күрсәтә.

Спектакльнең беренче акты – үткәннәрдән бүгенгегә кадәр озын-озак юл, икенчесе – бүгенге көн һәм киләчәк, сөргендәгеләрнең Ангара ярына сыенган бистәсе. Монда бәхетсез чекист Игнатов интегә, монда Ленинград зыялылары төркеме акыл һәм кешелек абруен сакларга тырышып җан асрый, монда Зөләйха тышкы һәм эчке үзгәрешләр кичерә, алар өстеннән Сталинның күзгә күренмәс олы өрәге күзәтә. Минем өчен спектакльнең иң тетрәндергеч мизгелләре халык белән шыгрым тулы баржаның батуы һәм хәтта исерек чекистларның мылтыктан ата-ата халыкны урам буйлап куып күңел ачулары да түгел, ә битләре соры буяу белән буялган йончыган халык көтүенең «Яшәү матур, яшәү рәхәт» һәм «Иркен минем туган илем» дип, барысы беравыздан җыр башлавы булды. Спектакльдә Мандельштамның атаклы «Мы живем, под собою не чуя страны» дигәне дә ишетелә. Һәм тамакка төер булып утыра. Режиссер әлеге тәмугтан бары тик бер генә кешегә – Юсуф атлы малайга, тоткынлыкта дөньяга килгән нарасыйга гына котылу мөмкинлеге бирә. Калганнарны ни көтүен бары тик фаразларга гына кала, финалда хәвефле көй яңгырый һәм ярда калганнар дөньясын кызыл балкыш чорнап ала.

Яртылаш фестиваль-театр агай-энесеннән гыйбарәт зал спектакльне бик җылы кабул итте. Абушахманов башкорт хатыны тарихына әверелдергән татар хатыны тарихы – чынлакта универсаль. Хакаслар, кыргызлар, казакълар, тывалар, башкортлар, татарлар һәм руслар бергәләп тетрәнде, елмайды һәм алкышлады. Татар зыялыларының бер өлеше, йомшак кына итеп әйткәндә, тәнкыйть уты белән каршы алган әсәр өчен куану бу. Айрат Абушахманов әсәрне утка салып эреткән дә, аннан үзенекен чүкегән. Уңышлы килеп чыккан.

Фото: ИТ

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 12 ноябрь 2019 - 11:53
    Без имени
    Ай бигрэк кызганыч😤 безнен эткэй эйтэ торган иде....Донья малына кызыкмагыз кызым...донья малы-дунгыз каны....нэкь шулай икэн ич
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
  • 12 ноябрь 2019 - 11:53
    Без имени
    Ярый эле, азагында уз гаебен таныган. Читтэн генэ кузэтеп торган бу хатын.
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
  • 12 ноябрь 2019 - 11:53
    Без имени
    Ата ана исэн чакта хэл итсеннэр иде дэ бит. Бер булган хэл турында язмыйм эле. Гаилэдэ ике бала усэ. Уллары шэhэрдэн атна саен гомер буена ата анасы янына кайтып доньяларын котэ, булыша.Кызлары ике айга бер генэ кайта. Йортны улына дарственный ясыйлар. Лэкин кызга эйтеп тормыйлар. Кызлары вакыт уткэч, бу хэбэрне белгэч, озак кына энесе белэн сойлэшми.Нэпсе дилэрме? Ире, ике улы, йорт салдылар, квартира очэу.... Ата анасы дарственный язганда, эйтсэлэр улым гаилэсе белэн янымда атна саен, анарга кызым язабыз инде Йортны диеп, ачыланышу булмас иде. Олылар, андый темага да телегезне жэллэмичэ, сойлэшергэ кирэк.....
    «Безгә кайната-кайнанамның рәнҗеше төште...» 
  • 12 ноябрь 2019 - 11:53
    Без имени
    Сабыр тобе сары алтынмы? Астагы комментарияны укып, тагын кемнэрдер яшэр микэн тузеп, балага "бэхетле тормыш, аталы ясап"....
    Эчкән ир аракы эчмәс, хатынының күз яшен эчәр
  • 12 ноябрь 2019 - 11:53
    Без имени
    Безнен Серия апа Иде бит ул,класс житэкчебез,урыны жэннэттэ булсын
    «Уйлар кайта ла ул... Әни кайтмый...» 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...