«Кыйнаганын әйтмәгез...»

Кеше хокуклары турындагы Конвенциянең 3 нче һәм 5 нче маддәләрендә бәян ителгәнчә, бер кеше дә кыйнау-мыскыллауларга дучар  ителергә тиеш түгел.

Бервакыт шулай «кил дә, кил», дип бик кыстагач, якын дустыма кунакка бардым. Аның өе шәһәр читендәге тыныч кына урамнарның берсендә урнашкан. Кул сузымында гына күренеп торган биек катлы йортларга игътибар итмәсәң, үзеңне авылга килеп эләккән сыман хис итәсең. 

Җәйге эссе көннәрнең берсе иде. Мин килүгә дустым тиз генә бакчадагы өстәлгә самовар, аның янына төрле тәм-томнар чыгарып утыртты да, чәй әзерләргә кереште. Яфрак та селкенми торган тыныч көннең ләззәтенә бирелеп, чәй эчәргә генә керешкән идек, якында гына кемнеңдер ачыргаланып кычкырганы ишетелеп китте. Ул тавыш янә кабатлангач, ә иң гаҗәбе, дустымның моңа исе китмәвен күргәч, әйтеп куйдым: «Кемдер безнең ярдәмгә мохтаҗ...»

Ире хатынын кыйный, – диде ул берни булмагандай. – Әнә алар бакча аша гына. Бөтенесе күренеп тора. Көн дә шундый хәл. Ичмасам, бакчага чыгалар. Ике кечкенә балалары бар. Әниләрен җәберләгәндә, елап карап торалар. Бер кердем, иренә каты гына әйттем. «Хатыныңны кыйнаудан туктамасаң, участковыйга хәбәр итәм», – дидем. «Ир белән хатын арасына тыгылма, андый закон юк ул» – дип кенә җибәрде. Хәзер тыгылмыйм. Чыннан да, участковый нишләтсен аны. Бер көнгә ябып куйса гына инде...

Мин аның сүзләреннән соң уйлана калдым. Дөрес бит, гаилә – ул үзенә бер аерым дәүләт. Шуңа да ир белән хатын арасына керергә, хәтта хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә атлыгып тормый. Кыйналып яшәүче хатын-кыз ни эшләргә тиеш соң? Кемнән терәк-ярдәм эзләргә? Бер сөйләшү вакытында Казан шәһәренең «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге җитәкчесе илдә һәр 47 минут саен ире яисә өйдәш ире кулыннан бер хатын-кыз үлүе хакында әйтеп хәйран калдырган иде. Һәм бу...барлык гражданнар да тигез хокукка ия булган безнең илдә? Чит илләрдә, мәсәлән АКШта бу проблема инде күптән хәл ителгән. Баксаң, әлләни эшлисе дә түгел үзе, ә бары бу эшкә рәсми органнарның, бөтен җәмәгатьчелекнең кушылуы гына кирәк. Әйтик, залим ир белән полиция шөгыльләнсә, җәберләнүчесенә психологлар, социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә. Хәтта ирне вакытлыча өеннән чыгарып җибәреп, гаиләсенә якын да китертмиләр. Ә бездә исә, әйткәнемчә, хатынын йодрык астында тотучы ирләргә йә «унбиш тәүлек», йә янә гаилә кесәсенә суга торган штраф. Шуның белән шул, кем әйтмешли.

Бу мәсьәләдә Гаилә кодексына кайбер үзгәрешләр кертелсә дә, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә килгәндә, күп нәрсә хатын-кызның үзеннән тора. Әгәр дә ул: «Ирем кыйнаганны кешегә әйтә күрмәгез», – дип торса, бернинди закон да, Гаилә кодексы да тиран ирне туктатып кала алмаячак. Ә шуның белән бергә, гаиләдәге җәбер-золым – ул иң авыр җинаять, якын кешеңне әкренләп сындыру, шәхес буларак юк итү юнәлешендә эзлекле алып барыла  торган куркыныч сәясәт, дип әйтер идем. 

фото: https://pixabay.com

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2019 - 15:05
    Без имени
    Кызлар, язма исеме итеп шакшы жирен алып куймагыз инде, еш кабатлана башлады бу сезнең, сез бит əдəп-əхлакны сакларга тиешле хатын- кыз журналы
    Улымны атсыннар!
  • 22 сентябрь 2019 - 15:05
    Без имени
    Дэвамын кайчан укырга була ? Авторы кем ? Искитмэле тетрэндергеч повесть . Дэвамын котэм
    Ай сылуы 
  • 22 сентябрь 2019 - 15:05
    Без имени
    Тавышларын бигрэк матур инде. Ушларым китеп тынлыйм жырларынны. Бэхетле бул. Жинел жилпе жырларга гына тошмэ.
    Җырчы Алия Исрафилова гаилә, сәхнә һәм... Ленин турында
  • 22 сентябрь 2019 - 15:05
    Без имени
    Дэвамын бик укыйсы килэ бит
    Ай сылуы 
  • 22 сентябрь 2019 - 15:05
    Без имени
    Азагын белэсе килэ китапны каян алып була
    Ай сылуы 
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...